ИГЕНЧЕ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 август , 16:00

Алты ай яу кырында хәрбиләрнең сәламәтлеге сагында тора

Район үзәк дәваханәсендә табиб-анестезиолог булып эшләүче Илдар Фәдыйк улы Насыйровны районда белмәгән кеше юктыр. Аның берникадәр вакытка югалып торганын барыбыз да искә алдык. Аның махсус хәрби операция зонасында булганын соңыдан гына белдек. Төгәлрәк әйтсәк, көчле рухлы табиб узган елда үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына табиб-реаниматолог булып хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтергә киткән икән.

Алты ай яу кырында хәрбиләрнең сәламәтлеге сагында тора
Алты ай яу кырында хәрбиләрнең сәламәтлеге сагында тора


Русиянең Оборона министрлыгы белән алты айга контракт төзешеп, табиб яу кырына юл тота.
Ярты ел үтеп тә киткән, Чакмагышка кире әйләнеп кайткач, Илдар Фәдыйк улыннан бу гамәле һәм анда күргәннәре турында сорашмый кала алмадык, билгеле.
Гомумән, Илдар Фәдыйк улы – табигате белән көчле рухлы кеше. Район үзәк дәваханәсендә дә аны беләләр: өметләрне аклый, ышаныч яулап өлгергән, булдыра торган табиб ул!
“Бу тормышта кешеләрне дәвалау дигән һөнәр бар. Мин бу сүзләрне үзем дә еш кабатларга яратам. Әлбәттә, тормыш иптәшемне, балаларны, якыннарны бу хәбәр әллә ни куандырды дип әйтеп булмый. Көяләнделәр. Әмма һөнәремнең җиңел түгеллеген беләләр бит», – ди ул.
Әйе, барлык уңайлыклары да булган заманча район үзәк дәваханәсен калдырып, билгесез җиргә эшкә китү җиңел карар түгел. Әмма, Илдар Фәдыйк улы авырлыклардан куркып тора торган кеше түгел. Ярты ел дәвамынңа махсус хәрби операциянең алгы сызыгыннан ерак булмаган Луганск өлкәсенең күчмә госпиталендә реаниматолог-анестезиолог булып эшли ул. Авыр яраланган хәрбиләргә ярдәм күрсәтеп, аларга “икенче гомер” бүләк итә.
“Анда барып кайткач, тормышның кадерен белә башлыйсың. Мондагы мәшәкатьләрнең мәшәкать үк түгеллегенә инанасың”,– ди көчле рухлы табиб.
Аның шәхси тормыш юлына килгәндә, Илдар Фәдыйк улы Насыйров 1964 елның 1нче гыйнварында дөньяга килгән. Әнисе Нәфисә Хәсән кызы белән әтисе Фәдыйк Габдулла улы гомер буе Чакмагыш механика заводында намуслы хезмәт салган. 1981 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлап, ВЛКСМ исемендәге Башкортстан дәүләт медицина институтының “Дәвалау эше” факультетында һөнәр үзләштерә. Укуны тәмамлагач юллама белән Курган өлкәсенә психиатр итеп эшкә җибәрәләр. 3 ел эшләгәннән соң туган якларына кайтып, район үзәк дәваханәсендә терапевт булып хезмәт юлын дәвам итә. 1993 елдан табиб анестезиолог булып эшли башлый. 2003-2017 елларда район үзәк дәваханәсенең баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары була.
Намуслы фадәкарь хезмәте өчен муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы (2007), күкрәккә тагыла торган “Башкорстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы”(2009), Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы (2012), “Башкорстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” (2015), “Мактаулы остаз” (2021), “Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы”(2023) исемнәренә лаек була.
Авыр яраланган хәрбиләрне коткару буенча хирургия бригадасы составында намуслы хезмәте өчен “Яраланганнарны коткарган өчен” Дәүләт бүләге белән бүләкләнә.
Күпләр, бәлки, әңгәмәдәшебезне дан-дәрәҗә өчен йөри дип уйларга мөмкин. Илдар Фәдыйк улы сүзләренчә, дан-шөһрәт казану өчен анда бармыйсың. «Анда безнең ярдәм бик кирәк!» – ди ул.
Илдар Фәдыйк улы бүгенге көнедә дә райондашларыбызның сәламәтлеге сагында тора.
Үзләренең һөнәри һәм граңданлык бурычына тугры калган табибларга чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Медиклар саклаучы фәрештәләр кебек: тыныч тормышта да, яу кырында да алар бер миссияне башкара – авыруларны дәвалый, хәлләрен җиңеләйтә, ә кайберәүләренә “икенче гомер” бүләк итә.
Көчле рухлы, үз эшенә тугры булган табибка киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: