ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
1 август 2024, 06:30

Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр арткан

Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Түләү Оборона министрлыгы белән бер елдан контракт имзалаучыларга каралган.

Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр артканКонтрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр арткан
Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр арткан

 

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быелның 10 июленнән республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы республикадан бер мәртәбә 505 мең сум алачак. Уфа шәһәре хакимияте өстәмә рәвештә 300 мең сум түләячәк. Шулай итеп, 400 мең сум федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.

Барлык сораулар буенча төбәк халкы ситуация үзәгенә 122 яки 8(347) 218-19-19 номерына, яисә район хәрби комиссариатына шушы номер буенча 8(347) 3-18-16 мөрәҗәгать итә аласыз.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас