Чакмагыш районы 9 милли һәм 27 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Алар исемлегенә үзәгендә скверны төзекләндерү, Иске Калмаш авылы мәдәният йортын капиталь ремонтлау, мәгариф оешмаларында барлык юнәлешләрдәге өстәмә программаларны гамәлгә ашыру өчен яңа урыннар булдыру, «Сәламәтлек поезды» эшчәнлеген тәэмин итү, Иске Бәшир урта мәктәбенең спорт залын ремонтлау проектлары керә.
Утырышта Русия Президентының "Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» Указы белән расланган социаль-икътисадый күрсәткечләрнең, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «2020-2024 еллар чорына максатчан күрсәткечләре” үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгының «Ел казанышлары» грантларын тапшыруга номинацияләр каралды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарларына, район оешма-учреждение җитәкчеләренә максатчан күрсәткечләргә ирешү, милли проектларны гамәлгә ашыру буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
Лиана Ханмурзина.
Мәгълүмат һәм фотолар муниципаль район хакимиятенең социаль челтәрләреннән алынды.