Һава десанты гаскәрләре – “Канатлы пехота”, “Зәңгәр беретлар” –десантчыларны нинди генә эпитетлар белән атасалар да, әмма “Бездән башка беркем дә!” (“Никто, кроме нас!”) девизы буенча яшәүчеләрнең көче, батырлыгы һәм ышанычлылыгы үзгәрешсез кала.
Десантчылар – көчле рухлы ир-атлар, илгә тугрылыклы кешеләр. Чакмагышлылар арасында Әфганстан, Чечня һәм башка “кайнар нокталарны” узган десантчылар да аз түгел. Аларның сугышчан казанышлары районыбызның үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора. Десантчылар бүген Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә дәүләт әһәмиятендәге катлаулы һәм җаваплы бурычларны югары профессиональлек һәм кыюлык, батырлык һәм намуслылык белән үтиләр. Десант гаскәрләре һәрвакыт Русия Кораллы көчләренең мөһим өлеше булып саналды. Узган гасырның 30нчы елында оештырылган десант гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Бүген дә десантчылар — батырлык һәм фидакарьлек үрнәге, куелган бурычны намус белән үтиләр. Илебез иминлеге хакына махсус хәрби операция барган бу көннәрдә десантчыларның кадере, аларга игътибар тагы да арта. Хәер, батырларны эзләп, ерак китәсе юк. Районыбыз десантчылары да биредә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Төрле елларда ВДВда хезмәт итеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез турында да яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Берүк исән-имин кайтсыннар инде.
Җәмгыятебездә Ватанга тугрылык тойгысы көчәю сөендерә. Бүгенге көндә 61 кешене берләштергән Чакмагыш десантчылары махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбызга даими ярдәм күрсәтә. Контракт төзешеп илебез өчен көрәшкән яугирләребез янына десантчылар гуманитар йөк белән дүрт тапкыр барып кайткан. Десантчы егетләребез берләшеп, яугирләргә өч техника – ике мотоцикл, бер “ВАЗ 21-07” автомашинасы, маскировка челтәрләре, рабица сеткалары, окоп шәмнәре, медикаментлар, продукция илткән.
Зәңгәр күкләрне үзләренә буйсындыручы батыр егетләребез — Десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре — Һава Десанты гаскәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Сезгә исәнлек-саулык, шәхси тормышыгызда уңышлар теләп калабыз. Зәңгәр беретларыгыз тузмасын, балаларыгыз-оныкларыгыз сезнең белән һәрвакыт горурланып торсын.