ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 август 2024, 09:45

Чакмагышлылар дәррәү кушылды

1 июльдән Башкортстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Быел ул инде 14 нче мәртәбә уза.

Чакмагышлылар дәррәү кушылдыЧакмагышлылар дәррәү кушылды
Чакмагышлылар дәррәү кушылды


Изге күңелле чакмагышлылар акциягә дәррәү кушылды.
Акциянең төп максаты – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү. Гаиләләргә ярдәм итүдә «Бәхет территориясе» хәйрия фонды актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, акциядә шәхси затлар, оешмалар, муниципаль органнар катнаша ала. Шуны да белергә кирәк: канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат товарлары бары тик яңа формада гына кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәбият — яңа яки яхшы хәлдә.
Мәктәп кирәк-яракларын җыю дәвам итә. Алар Гаилә хезмәтендә (Чакмагыш, Свободы урамы, 4) адресы буенча кабул ителә (керү урыны уң яктан). Телефон: 8 (34796) 3 -18 - 27. Хәйрия акциясеннән читтә калмагыз, дуслар!

Чакмагышлылар дәррәү кушылды
Чакмагышлылар дәррәү кушылды
Чакмагышлылар дәррәү кушылды
Чакмагышлылар дәррәү кушылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас