+24 °С
Яңгыр
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә әлеге кичәнең дәвамы булган янә бер дулкынландыргыч чара үтте. “Кеше хезмәте белән данлы” дип исемләнгән әдәби очрашуны “Яратырга килдем бу җиргә” китабының авторы, Хәйдәр Фәйзрахман улының кызы – Эльза Хәйдәр кызы китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Хәйдәр Фәйзрахман улының гомер юлдашы Фәһимә Шаһгали кызы,, Хәйдәр аганың хезмәттәшләре һәм “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.
(Бу очрашу турындагы язма белән “Игенче” гәзитенең алдагы санында танышырга була.)