+24 °С
Яңгыр
2 августта, һава десанты гаскәрләре көнендә, яугирләргә гуманитар ярдәм җыю эшчәнлегендә көч салган якташларыбыз һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаучы десанчыларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Десантчылар төркеме “Тавгай” кушаматлы яугир якташыбызның әнисенә улының батырлыгын дәлилләгән “Донбасс иреклеләр берлегенең” Башкортстан төбәк бүлеге рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Десантчылар шулай ук махсус хәрби операция барышында һәм башка хәрби бәрелешләрдә һәлак булган якташларыбызның каберләрендә булды.