+22 °С
Яңгыр
Иртән монда һава-десант гаскәрләре ветераннары өчен «Геройлар ярышы» башланды.
Чарада интерактив мәйданчыклар да эшли: эзләү отрядлары күргәзмәләре, маскировка челтәрләре һәм хәрбиләр өчен беләзекләр үрү буенча мастер-класслар, авиамодельләштерү, беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар, «Ватанны саклаучылар» фондының консультация өстәлләре һәм башкалар бар.
Аннары «Десант ничек сугыша» күргәзмәсе чыгышлары һәм «Первушино» пилотаж төркеме очышлары башланды. Үз осталыкларын парашютчылар да күрсәтте. Чаралар бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты белән үрелеп бара.