ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 август 2024, 05:00

Республика Башлыгы ярдәме белән

Төбәк җитәкчелеге тарафыннан республикада балалар һәм яшьләр спорты үсешенә аерым игътибар бүленә Башкортстан Республикасында физик культура һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыятьне формалаштыруга һәм төбәктә яшәүче халыкның тормыш сыйфатын арттыруда мөһим роль уйный.

Республика Башлыгы ярдәме беләнРеспублика Башлыгы ярдәме белән
Республика Башлыгы ярдәме белән
  •  Республикада соңгы биш елда спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплексларын, стадионнарын төзүгә һәм тренажер залларын булдыруга аеруча зур игътибар бүленә. Төбәктә физкультура һәм спорт белән 2,175 млн. кеше шөгыльләнә. Бу – республикада яшәүче халыкның 58,2 проценты дигән сүз.
    Башкортстанда ел саен 15 меңнән артык физкультура һәм спорт чарасы – комплекслы спартакиадалар, фестивальләр, универсиадалар һәм башка төрле бәйгеләр оештырыла, аларда 800 меңнән артык кеше катнаша. 2002 елдан башлап яңа төр ярышлар – югары белем бирүче уку йортлары арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Кубогына җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча универсиадалар оештырыла башлады. Комплекслы спартакиадалар шулай ук урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында да үткәрелә.
    Әйткәндәй, яшьләр һәм балалар-үсмерләр спорты үсеше – төбәкнең спорт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда үсмерләрне һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм талантлы яшь спортчыларга ярдәм итү өчен күп чаралар күрелә. Республикада 141 спорт төре тотрыклы үсештә, аларның 34-е – база төрләре. Башкортстан башкаласында һәм муниципаль берләшмәләрдә үсмерләр һәм яшьләр катнашлыгында күп төрле спорт чаралары оештырыла.
    Безнең Чакмагыш районында да бу мәсьәләгә аерым игътибар бүленә.
  •  
  • “Балаларның спорт белән шөгыльләнүе физик үсешкә уңай йогынты ясап кына калмый, ул шулай ук үсмерләрдә лидерлык һәм команда бердәмлеге, дуслык сыйфатларын формалашыруга ярдәм итә, тәртипкә дә өйрәтә. Районыбыз җитәкчелеге җирлектә яшәүче һәр баланың үзенә якын булган спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга омтыла. Мәктәпләрдә спорт секцияләре һәм түгәрәкләре эшли. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 770кә якын бала 14 спорт төре буенча шөгыльләнә. Монда уку-тренировка процессы 25 тренер-укытучы җитәкчелегендә алып барыла. 2023 елда Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты чикләрендәге “Өстәмә белем бирүнең яңа урыннары” проектына кертелде. Аның буенча бүленгән субсидия акчасына “Мини-футбол” өстәмә белем бирү бүлеге өчен 383 мең сумнан артык суммага спорт инвентаре алынды. “Чакмагыш-Арена” осте ябулы шугалагы бозында районыбызның яшь хоккейчылары командалары тренировкалар үткәрә. Алар Русия күләмендәге, төбәкара һәм республика бәйгеләрендә җиңүләр, призлы урыннар яулап, җирлегебезнең спорт данын арттыра. Чакмагышның яшь хоккейчылары хәзер республикада гына түгел, федераль округта зур шәһәрләр уенчылары белән бер дәрәҗәдә көч сынаштырлык көчле командаларның берсе булып танылды”, – ди районның Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе, җәмәгатьчелек фикере лидеры Айсылу Марат кызы Халитова.

  • Балаларның җәйге ялын файдалы да, алар өчен кызыклы да итеп оештыру максатында каникул көннәрендә дә алар белән эшчәнлек тукталып тормый. Районда берничә җәй дәвамында гамәлдә булган күркәм традиция буенча, июль-август айларында Чакмагышның төрле микрорайоннарында яшәүче үсмерләр арасында һәр атнада футбол буенча ярышлар оештырыла. Алар физкультура-спорт эшчәнлеген активлаштыру, үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, шулай ук иң яхшы футбол командаларын ачыклау максаты белән оештырыла. Билгеле булуынча, һәр үсмер малайлар, хәтта кызлар да футбол уйнарга ярата. Шуңа да бу ярышларда да теләп катнашалар. Үткән атналарда Чакмагышның “Уфа” һәм “Кирпеч заводы” микрорайоннарында яшәүче 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр командалары спортның бу төрендә көч сынашты. Уеннарны районның Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары белән берлектә үткәрде. Тәүге уенда үсмерләр “Олимп” һәм “Факел” командаларына бүленеп уйнаса, икенче уенда “Чекаго” һәм “Россия” командаларының яшь футболчылары осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Ярышларның җиңүчеләре һәм анда катнашучылар истәлекле бүләкләр, медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Республика Башлыгы ярдәме белән
Республика Башлыгы ярдәме белән
Республика Башлыгы ярдәме белән
Республика Башлыгы ярдәме белән
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас