ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
3 Августа 2024, 05:40

Тырыш хезмәте – туган җиренә

Һәр авыл кешесенең язмышы туган җире, туган хуҗалыгы белән аерылгысыз бәйләнгән, күзгә күренмәгән, әмма ныклы җепләр белән тоташкан.

Тырыш хезмәте – туган җиренәТырыш хезмәте – туган җиренә
Тырыш хезмәте – туган җиренә

 Бар заманнарда да авыл кешеләре туган хуҗалыкларына бар күңеле белән бирелеп, аның үсеше өчен көчен-вакытын аямый эшләгән. Чөнки күмәк хуҗалык иминлеге – шушы җирлектә яшәүче барлык кешеләрнең, гаиләләләрнең дә иминлеге дигән сүз ул. Бүген дә авылны нәкъ менә шундый уңганнар яшәтә, район, республика һәм ил табыны муллыгын тәэмин итә. Районыбызның һәр хуҗалыгында аның горурлыгы булырлык хезмәткәрләре байтак. “Герой” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозында җиңел булмаган һәм җаваплы вазыйфалар башкарган Рәфис Рәшит улы Бәдертдинов – шундый уңганнарның берсе. Туган җир белән аерылыгысыз бәйләнеш, гади авыл кешесе хезмәтенә ихтирам, шушы тормыш рәвешенә тугрылык гаиләдәге тәрбиядән килгән, әти-әнисеннән үк күчкән үз туган ягының чын улы, авылының патриоты һәм урта буын урта звено җитәкчесе ул. Рәфис Рәшит улы ямьле җәй аенда – басулар, бакчалар мул уңышы белән сөендергән август аенда күркәм табигатьле Тайняш авылында гади хезмәт кешеләре гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Рәшит Хәйретдин улы гомер буе “Герой” колхозында хезмәт са-ла, алдынгы шофер, амбарда моторист та була. Эшләү дәверендә хезмәте лаеклы бәһалана, ул илебез башкаласы Мәскәүдә үткән съездларга делегат итеп сайлана, авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнаша. Әнисе Зирә Миңнемөхәммәт кызының хезмәт юлы районыбызның Митрә-Әюп авылындагы май заводында башлана, Тайняшка килен булып төшкәч, ул эшен шушы авылдагы май заводында лаборант булып дәвам итә. Хезмәтен бар күнелен биреп, бик яратып башкара, эшенә тә җаваплы карый. Уңган, тырыш яшь киленне авыл халкы үз итеп, юмарт Миңзилә ди. Йортта ике уңган яшәсә, балаларга да шундый ук тәрбия бирелә. Бәдертдиновларның ул-кызлары да әти-әнисеннән үрнәк алып, хезмәттә кайнап үсә, шундый ук эшсөярләр, тырышлар. Уллары Рәфис 1981-1991 еллардаТайняш урта мәктәбендә белем һәм тәрбия ала. Уку елларында ук үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә: яхшы билгеләргә дә өлгәшә, мәктәпнең барлык җәмәгать эшләре үзәгендә дә “кайный”. Спортны аеруча үз иткән егет сәнгатьтә дә сынатмый, оста биюче буларак та беләләр аны шул елларда белем алган авылдашлары. Мәктәп елларында ук оештыру сәләте, төпле фикерләре белән аерылып тора. Шул чордан ук үзенә атап “тагылган” “Капитан” исем-кушаматы аны әлегә кадәр озатып килә. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендә һөнәри-техник училищеда газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә укыган елларында да, училищеда белем алганда да һәр елны каникул вакытларында туган колхозында эшли. Комбайнчы ярдәмчесе, тракторчы да була, АВМда үлән оны да җитештерә. Артабан армия сафларында ил алдындагы чын ир-егетләр бурычын илебезнең диңгез чикләрен саклап үти ул, моряк булып хезмәт итә. Һәм армиядән кайту белән үк янә туган “Герой” хуҗалыгында эшли башлый. Хуҗалык җитәкчеләре дә тырышлыгын, откырлыгын үсмер чагыннан ук белгәнгә, әлегә яшь, тәҗрибә тупламаган дип тормыйлар – яңа хезмәт итеп кайткан егетне үтә дә җаваплы ферма мөдире вазыйфасына билгелиләр. Япь-яшь егеткә илле кешене берләштергән зур коллективка җитәкчелек итүдә, кешеләр белән уртак тел табып, мондагы эшне көйле итеп алып баруда алданрак язып үткән зур оештыру сәләте дә ярдәм итә. Ул җитәкчелек иткән чорда ферма коллектива югары күрсәткечләргә ирешеп эшли. Армиядән соң бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән өч дистә елда Рәфис Рәшит улына хуҗалыкта күп төрле эшләр башкарырга туры килә. Әтисе үрнәге, аңа эшләшеп туплаган тәҗрибәсе дә ярдәм итә, әтисе кебек үк амбарда моторист та булып эшли. Ә инде 2010 елдан аны зоотехник-селекционер вазыйфасына билгелиләр. Бу өлкәдә уңышка ирешү, мул продукция алу һәм заман белән бергә атлау өчен белемен камилләштерү мөһимлеген яхшы аңлый тәҗрибәле белгеч. Шушы максатны тормышка ашырып, читтән торып укырга керә, 2014 елда Башкортстан аграр университетының зоотехния бүлеген тәмамлый һәм бүгенге көнгә кадәр алган белемен, туплаган тәҗрибәсен кулланып, бар булмышын багышлап, шушы эшен уңышлы дәвам итә, хезмәттәшләре белән дә, хуҗалык җитәкчеләре белән дә килешеп эшли. Районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Герой” кооператив-колхозы ирешкән уңышларда Рәфис Рәшит улының да хезмәт өлеше зур. Кайсы гына тармакта эшләп, нинди генә вазыйфаны башкарса да, хезмәтенә җаваплы карый ул. Тырышлыгы да лаек бәһалана, хезмәтендә ирешкән югары күрсәткечләре өчен Русия Федерациясе күләмендәге, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Байтак еллар инде хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе буларак та хезмәттәшләренең мәнфәгатьләрен кайгырта, мөмкин булган кадәр эш, тормыш шартларын яхшыртуга ярдәмләшә. Кешелеклелеген, ярдәмчеллеген, туган авылы өчен янып, аның бүгенгесе, киләчәге өчен хәстәрлеген тоеп, аны бәһалап һәм зур ышаныч күрсәтеп, якташлары аны Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе депутаты да итеп сайлый. Димәк, хәзер ике вазыйфа мөмкинлекләрен эшкә җигеп, якташларына ярдәм итәргә омтыла Рәфис Рәшит улы.

(Дәвамын гәзитнең 31 санында укый аласыз.)

Тырыш хезмәте – туган җиренә
Тырыш хезмәте – туган җиренә
Тырыш хезмәте – туган җиренә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас