ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 август 2024, 06:55

Ил тарихын юлдаш итеп

Бар гомерен укытучылыкка багышлаган кешеләрнең берсе ул Рәйхана Галиәхмәт кызы Хаҗиәхмәтова.

Ил тарихын юлдаш итепИл тарихын юлдаш итеп
Ил тарихын юлдаш итеп

Ямьле җәйдә, 1924 елның җиләкле чорында илебез тарихын үзенә юлдаш итеп дөньяга килгән ул. Аның 92 ел гомер иткәндәге күргән-кичергәннәрен сөйләп китсәң, олы бер тарих язарлык. Кешегә гомерне Аллаһ Тәгалә бүләк итеп бирә. Тик аның кемгә күпме булуы гына төрлечә, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Сокланырлык һәм матур итеп, күпләр көнләшерлек бай тормыш юлын үтте Рәйхана Галиәхмәт кызы Хаҗиәхмәтова. «Озак яшәүнең бернинди дә сере юк – кешеләрне, тормышны яратырга, һәр көнеңә куа- нып шөкер итеп яшәргә, яшәү ямен белергә генә кирәк, мондый оҗмахта яшәгәндә бакыйлыкка күчү гөнаһ булыр» –дия иде хәл белергә килгән кешеләргә. «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам газраилны күргәндә дә, Мин китәрмен ерак, сез каласыз, Мин китәрмен ерак илләргә дип җырлармын, Җәсадымны туфрак белән күмгәндә дә» – дип, гел Тукай шигырен кабатлады. Рәйханә Галиәхмәт кызы 2017 елда дөнья куйды. Аның яшьлеге, замандашларныкы кебек үк, авыр сугыш елларына туры килә. Немец-фашист гаскәрләре Туган илебезгә мәкерле рәвештә басып кергәндә Рәйхана әле Рәҗәп урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында гына укып йөргән була. Сугыш башлану турындагы кайгылы хәбәр бар халыкка аяз көнне яшен суккан кебегрәк тәэссир итә. Кызлар тиз арада отрядлар оештырып, өлкәннәргә ярдәмгә ашыга. Урак чорында ындыр табагыннан Бүздәк элеваторына ашлык ташыйлар һәм башка көчләре җитәрдәй эшләрне башкаралар. Моны Яңа Каръяудыдан Хәсәнша абзый оештыра. «Төне буена йокламасайокламас, әмма унар олау ашлык белән безне юлда очраган бәла-казадан саклап чыгар. Колхоз ашлыгынын бөртеге дә әрәм булуга юл куймас. Иртән төнгелеккә тугарып җибәргән атны табып җигәргә, яңгырлы көннәрдә үзеннең түгел, йөкнең чыланмавы өчен кайгыртырга туры килә. Ерак юлдан кайтып, бер-ике сәгать йокладыңмы-юкмы, күзне тырнап дәрескә йө герә идек», – дип хәтерли иде Рәйхана Галиәхмәт кызы.

(Дәвамын гәзитнең 31 санында укый аласыз)

Автор:Эльза Мөхәммәдиева
Читайте нас