Бүген Чакмагыш районының күпфункцияле үзәгендә эшләгән хезмәткәрләр халыкка 400 артык булган төрле хезмәт күрсәтә. Көн саен хезмәткәрләр тормышның төрле очракларына бәйле консультацияләр үткәрә, райондашларның яшәешенә уңай үзгәрешләр кертә. Үзәк белән бик уңышлы итеп Илдар Илүс улы Низамов җитәкчелек итә. Күпфункцияле үзәкнең бүгенге җитәкчелеге дә, бирегә нинди дә булса йомышы белән килүчеләр дә алар турында һәрчак яхшы сүзләр генә әйтә. Гомумән, үзәктәге һәр хезмәткәр бары тик мактауга гына лаек. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев әлеге оешма хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Фото район хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән алынды.