ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 август 2024, 10:15

Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк

Республикада башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда: «Торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйлау мөһим, уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе», – дип билгеләде.

Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәкЧакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк
Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк

2019-2024 елларда республиканың торак пунктларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм ренновацияләү буенча зур эш башкарылды. Күп кенә проектлар федераль акчалар җәлеп итү исәбенә тормышка ашырылды. Бу – республиканың идарә командасының көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Уңайлы җәмәгать мохите халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Бу төзекләндерелгән паркларны, скверларны, ял итү зоналарын, яхшы үсеш алган инфраструктураны һәм мәдәни чараларны үз эченә ала. Республикада барлык проектлар да халыкның иҗтимагый мохит булдыруда актив катнашуы һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Күп кенә проектлар тарихи һәм истәлекле урыннарны саклауга юнәлдерелгән, уңайлы иҗтимагый мохит формалаштыру да аларның мөһимлеген ассызыклый. Яңа парклар проектлары бер-берсенә охшамаган һәм шул ук вакытта республикада яшәүче төрле халыкларның һәм конфессияләрнең гореф-гадәтләрен һәм менталитетын исәпкә ала. Чакмагышлылар быел да “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында 2024 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрнә сайлау буенча Бөтенрусия онлайн-тавыш бирүдә катнашты. Район халкының күпчелеге — 5455 кеше скверны төзекләндерү өчен үз тавышын бирде. Сквер территориясе бердәм юл-сукмак челтәрен оештыруны, төрле типтагы яктырткычларны булдыруны, инновацион светодиодлы фонтан, ял итү өчен функциональ зоналар булдыруны, яшелләндерүне, сәүдә нокталары ягыннан машина кую парковлараны киңәйтүне таләп итә. “Сквер район үзәгенең үзәк урамында урнашкан, ул авылның бизәге булачак. Туктаусыз яуган яңгырлар гына подряд оешма хезмәткәрләренә эшләргә комачаулый” , — ди Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов. Һава шартларына карамастан, территорияне төзекләндерү эшләре әкренләп дәвам итә. “Ниһаять, район уртасында шундый матур урын барлыкка киләчәк, күпме еллар бу районда яшәдек һәм көтеп алдык! Соңгы биш елда Чакмагышта төзекләндерү буенча шулкадәр уңай үзгәрешләр булды! Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә һәм республикабызның иң матур районнары белән көндәшлек итә ала”, – ди чакмагышлылар.

Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк
Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк
Чакмагышта яңа сквер барлыкка киләчәк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас