– Резеда Зәкәрия кызы, гәзит укучыларын “Ватан сакчылары” фонды белән таныштырып үтегез әле. – Республикада 2022 елның октябреннән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча расланган чаралар планы гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыруда Башкортстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре, иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша. «Ватан сакчылары» фондының төбәк филиаллары җитәкчеләре ведомстволар белән хезмәттәшлек итеп, махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси адреслы ярдәм күрсәтү буенча җитди бурычлар башкара. – Фондка нинди бурычлар йөкләтелгән? – Соңгы вакытта махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле гаризалар, мөрәҗәгатьләр төзегәндә түләүле юридик хезмәтләр тәкъдим итүче фирмалар активлашты. Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, ә алар һәлак булган очракта, гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Сүз шәхсән озатып йөрү турында бара, без, социаль координаторлар, күп кенә мөһим мәсьәләләрне һәм вазгыятьләрне хәл итүдә ярдәм итәбез. – Сүз нинди ярдәм турында бара? Гәзит укучыларыбызга мисаллар китерә аласызмы? – Мәсәлән, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу, документларны рәсмиләштерү һәм яңадан ясату, социаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары, психологик ярдәм, медицина реабилитациясе, паллиатив медицина, шифаханә-курортларга юлламалалар алу, дәвалану, медикаментлар белән тәэмин итү, торак биналарны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданар ихтыяжларына туры китерү һәм башкалар. – Резеда Зәкәрия кызы, фондка күпчелек нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр? – Фондка махсус хәрби операциядә катнашучылар мөрәҗәгать иткән беренче һәм бик мөһим мәсьәлә – хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу. Әгәр хәрбинең барлык документлары кулында булса, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын рәсмиләштерүгә күп вакыт таләп ителми.Тагын бер аеруча мөһим аспект – социаль ярдәм чаралары, шул исәптән төрле түләү, компенсация, ташлама, медицина һәм психологик ярдәм алу, ә кирәк булганда – медицина реабилитациясе узу. Фонд шула ук махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның туганнары белән дә эшли. – Бүгенге көндә республика буенча фонд ничә кешегә ярдәм иткән? – 2023 елның 1 июненнән республика буенча “Ватан сакчылары” фонды 55 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте, шуларның 53 меңгә якыны хәл ителде. Социаль координаторларга юридик консультация сорап, медицина һәм психологик ярдәмгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Чакмагыш районында фондка 200 гә якын кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсына тиешле ярдәм күрсәтелде, консультация бирелде. – Резеда Зәкәрия кызы, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучыларга фондка ничек мөрәҗәгать итәргә? – “Ватан сакчылары” фондының Чакмагыштагы филиалы район үзәгендә киләсе адрес буенча урнашкан: Ленин урамы, 43 (Социаль яклау хезмәте зданиесе), икенче кат, 25нче кабинет. Телефон: – Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар теләп калам. Резеда Зәкәрия кызы ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы ана буларак, әлеге эшенә бар күңелен биреп башкара. Социаль координатор һәлак булган геройның бер гаиләсе дә үз кайгылары белән ялгыз калмасын өчен тырыша.