ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
6 август 2024, 10:55

“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”

Туган иле өчен җанын бирергә әзер

“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”
“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”

Районыбызның батыр йөрәкле уллары махсус хәрби операция башланганнан бирле ил тынычлыгы өчен көрәшә. И. ханымның өлкән улы бүгенге көндә Украина территориясендә илебез мәнфәгатьләрен яклый. Шушы көннәрдә без аның белән күрешеп, махсус хәрби операциядә батырлык өлгеләре күрсәтүче “Еврей” кушаматлы улы турында сораштык. Якташыбыз мәктәпне тәмамлаганан соң Түбән Новогород шәһәрендә фельдшер һөнәрен үзләштерә. Туган районына кайтып, дүрт ел хезмәт салганнан соң ерак Себер якларында “ГазПром” җәмгыятендә эшли. Махсус хәрби операция башлану белән ул озак уйлап та тормый: “Әни, мин махсус хәрби операциягә барырга дигән карарга килдем. Ул минем шәхси теләгем нәтиҗәсе, син миңа аны тормышка ашырганда ярдәм итәрсең дип ышанам”, – ди. Шулай диде дә, Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, махсус хәрби операциягә китте дә. Аңламый да калдым. Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны взводы составында дүртенче көнендә үк штурмга керттеләр. Балакаем 25 көнгә хәбәрсез югалды. Ничек өзгәләнгенме белсәгез. Ходай саклады, улым элемтәгә чыгып, каты яралануы турында хәбәр итте. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан китте. Бу юлы икенче батальонда, исемен хәтерләмим”, – дип сөйләде безгә И.ханым. Анда барып эләккәч, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсыңдыр ул. “Еврей” позывнойлы якташыбыз белән дә шулай булган. “Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”, – ди ул. Нык холыклы, үз сүзен үти торган егет икәне күренеп тора. “Мин уларым белән чиксез горурланам. Бүгенге көндә икенче улым да Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Бу хәбәрне дә бик авыр кабул иттем. Ике улым – ике канатым. Икесе дә туган илләре өчен соңгы ноктага кадәр көрәшергә әзер. Билгеле, мин алар өчен бик кайгырам, әни кеше ничек борчылмасын инде. Улым исә сөйләшкән вакытта: „Әни, барысы да әйбәт, бар да яхшы, кайгырма“, – дип кенә тора», – ди әңгәмәдәшем. Әйе, ана кеше көяләнми булдыра алмый. Җитмәсә, якташ егетләребезнең яу яланнарында гомерләрен дә бирү куркынычы бар. “Улым, гомер кәземдә сине югалтсам, шушы диванымда юксынып утрырмын бит”, – димен. “Язмыштан узмыш юк, әни, димәк, шулай язган. Әгәр дә мәгәр мине югалтсаң, озатканда курай моңнары яңгырасын”, – дип җавап бирде... Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Телефон: 8(347)229-74-76, 229-74-58. Биредә контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматны аңлатып бирәчәкләр. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен шулай ук http://службапоконтракту.рф , яки «Госуслуги» сайтында гариза калдыру мөмкинлеге каралган. Шулай ук нинди дә булса сораулар булса 117, 122 номерларына шалтыратырга мөмкин.

“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”
“Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермән әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас