ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 август 2024, 10:40

“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә

“Башкортстан ихаталары” – ил буенча бары тик Башкортстанда гына эшли торган уникаль проект

“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә

Бу программа гражданнарның күпфатирлы йортларда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Проект аларга күпфатирлы йорт территориясен үзләре теләгәнчә төзекләндерергә мөмкинлек бирә. “Башкортстан ихаталары" – торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы проект. “Бу программаны без һичшиксез дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирергә тырышачакбыз”, – ди Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров. " “Башкортстан ихаталары” программасы – республиканың һәр кешесе турында кайгырту. Аның кысаларында беренче чиратта озак еллар төзекләндерү күрмәгән йорт аллары яңартыла. Проектны эшләтеп җибәрү өчен халыкның теләге генә мөһим. 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган ихата территорияләре исемлегендә ремонт эшләре башкарылачак республиканың 30дан артык районы бар. Башкортстанның һәр кешесенә, шәһәренә яки авылына карамастан, игътибар бирелә. "Башкортстан ихаталары" программасы 2024 елда да дәвам итә. Проектның максаты – Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гражданнар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, ишегалды территорияләрендә уңайлы мохит тәэмин итү. Республика башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча "Башкортстан ихаталары" программасы 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Программаның биш елында 400 мең кеше яшәгән 1326 йорт төзекләндерелгән. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар күбесенчә республика бюджетыннан бүленгән. Төзекләндерү турында карар торак милекчеләренең гомуми җыелышында коллектив рәвештә кабул ителә. Программа балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкаларны төзекләндерүне һәм башка эшләрне үз эченә ала. Эшләрнең сыйфаты белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла һәм халыкның фикерен исәпкә ала. Программа халыкта хуплау тапты алды һәм үсүен дәвам итә. 2024 елда “Башкортстан ихаталары” комплекслы төзекләндерү программасын тормышка ашыру максатында республикада 33 муниципалитетта 143 ихата территориясе яңартылачак. Күпфатирлы йорт ихаталарына 254 мең кв. метр мәйданда асфальт салыначак, хәвефсез каучук каплаулы 120 спорт һәм балалар мәйданчыгы, 700 дән артык видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ярдәме белән районыбызда да күпфатирлы йорт ихаталары күзгә күренеп үзгәрде. 5 ел эчендә район үзәгенең Тынычлык, Кыр (Полевая), Төзелеш (Строительная) урамнарын берләштергән беренче, икенче микрорайоннары ихата территорияләре, Иске Калмаш авылының Нефтьчеләр, Галимов урамнарын үз эченә алган ихаталар төзекләндерелде. “Башкортстан ихаталары” республика программасы тормышка ашуын дәвам итә: районыбызда быел әлеге программа кысаларында Тынычлык урамының 16,18,20,22,24,26 санлы күпфатирлы йорт аллары ихаталары тәртипкә китереләчәк. Җаваплылыгы чикләнгән «РефСтройПроект» җәмгыяте белән 10 млн. 644 мең сумлык, шул исәптән республика бюджеты хисабына – 10 млн. сумлык, урындагы бюджет хисабына – 540 мең сумлык, халык хисабына 104 мең сумлык муниципаль контракт төзелгән”, – ди муниципаль район хакимияте башлыгының архитектура һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев. “Алты күпфатирлы йорт аллларын төзекләндерү үз эченә территориягә асфальт түшәү, яңа машина кую урыннары булдыру, яктырту баганалары, видеокүзәтү камералары, балалар мәйданчыклары урнаштыру һәм биредә яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудыру буенча эшләрне берләштерә. Әйткәндәй, монда инде эш кайный: биредә яңа тротуарлар, машина кую урыннары эшләнә башлады”, – дип уртаклашты Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсел Хәдит улы Хәсәнов. Әйтеп үтәргә кирәк, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров 2021 елның 1 июнь көнендә эш сәфәре белән районыбызга килгәндә беренче, икенче микрорайоннарда яшәүче чакмагышлылар белән очрашып киткән иде. Биредә яшәүчеләр республика Башлыгына әлеге ихата территорияләрен төзекләндергән өчен рәхмәт җиткерде. “Күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен төзекләндерү буенча эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”, – дигән иде Радий Фәрит улы чакмагышлылар белән аралашканда. Һәм ул әйткән сүзендә торды: районыбыз үзәге һәм Иске Калмаш авылы микрорайоннары елдан-ел күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, халык өчен уңай шартлар тудырылды һәм бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итә.

“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
“Башкортстан ихаталары” республика программасы гамәлдә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас