Төркемдә шөгыльләнүче төрле яшьтәге балалар безне түгәрәк өстәл артында каршы алды. Күп тә вакыт үтмәде алар саф һавага иртәнге зарядкага чыгып керде. Аннары коррекция-үстерү төркеме психолог Гөлназ Фидус кызы Сәлимова, реабилитация эшчәнлеге буенча белгеч Лениза Мәхмүт кызы Сәльманова җитәкчелегендә үз эшен мастер-класс форматында дәвам итте. Ул арада без Гаилә үзәге директоры Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова белән әңгәмәләшеп алдык. – Ильвера Илдус кызы, коррекция-үстерү төркеме белән гәзит укучыларыбызны таныштырып үтегез әле. – “Коррекция-үстерү төркеме Гаилә үзәге базасында 2022 елның апрель аеннан бирле эшли. Җәйге сәламәтләндерү программасы өч сменадан тора. Өч яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар өчен бай эчтәлекле программа әзерләдек. Балалар белән психолог, реабилитация буенча белгеч, логопед (әлегә ул юк) эшли. Биредә балалар гаджетлардан аерылып торып, өстәл уеннары уйныйлар, бер-берсе белән аралашалар. Программа балаларда танып белү һәм иҗат процессларын үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләрдә, мастер-классларда, махсус тестлар вакытында балалар вак моториканы үстерәләр, аралашырга өйрәнәләр, хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Ата-аналар да үзләре өчен күп файдалы әйберләр таба ала. Коррекция-үстерү төркемендә әниләр бер-берсе белән аралашалар, мастер-классларда катнашалар. – Бүгенге көндә үзәккә ничә бала йөри? – “Кояшкай” көндезге ял итү төркеменә бүгенге көндә 10 бала йөри. Җәйге каникул дәвамында 30га якын бала белән шөгыльләндек. Коррекция-үстерү төркемендә балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә бик уңайлы. Аларда баланы биредә калдырып, үз эшләре белән йөреп килү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, күптән түгел бер ата үзәктә баласын калдырып торып, машинасын ремонтлап килде. Безнең үзәк җәйге генә түгел, язлы-көзле, кышкы каникулларда да эшли. – Районыбызда балалар өчен мондый уңайлы үзәк эшчәнлек итүе турында күп райондашыбыз белмидер дә әле. Үзәккә килер өчен кайда мөрәҗәгать итәргә? – Гаилә үзәге ВКонтакте социаль челтәрендә бар. Анда барлык мәгълүмат урнаштырылгын. Безнең адрес: Чакмагыш авылы, Азатлык урамы, 4 (социаль приют зданиесы). Телефон: 3-18-27 – Коррекция-үстерү төркеменә район үзәгендә яшәгән балалар гына килә аламы? – Юк, безгә авыллардан, хәтта шәһәрләрдән каникулга кунакка кайткан балалар да килә. Мәсәлән, Оскар Сәйфетдияров – башкалабыз Уфадан. “Кояшкай” көндезге ял итү төркеменә ул бик яратып йөри. Быел ул беренче сыйнфка бара. Барсын да көтеп калабыз, коворкинг-үзәк ишекләре һәрвакыт ачык. – Рәхмәт. Эшегедә уңышлар теләп калам.