ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 август 2024, 15:05

Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде

Бу көннәрдә авыл биләмәләре үзәгендә шушы җирлекләрдә яшәүче гражданнар җыелышлары үткәрелә башлады.

Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләндеБашкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде

Традиция буенча, аларда мунципаль район хакимияте җитәкчеләре, төрле хезмәтләр вәкилләре катнаша. Бу чараларны үткәрүнең төп максаты – җирлекләрдә яшәүче кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү, көнүзәк проблемаларны тикшерү. Җыелышларның тәүгесе Рапат авыл биләмәсендә үтте. Биләмә халкы белән очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм район оешмалары җитәкчеләре, махсус хезмәтләр вәкилләре катнашты. Җыелышны ачып, Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров җирлекнең социаль-икътисади хәле, агымдагы елда башкарылган һәм киләчәккә билгеләнгән эшләр белән таныштырды. Өч авылны берләштергән биләмәдә 800дән артык кеше яши. Биредә яңарту-төзекләндерү буенча эшчәнлек тукталып тормый. Елның-елында социаль учреждениеләрдә илдә һәм республикада кабул ителгән программалар чикләрендә ремонт эшләре башкарыла. Күптән түгел район хакимияте һәм Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров ярдәме белән район авылларындагы иң зур мәдәният учреждениеләренең берсе булган Рапат мәдәният йортының түбәсе ябылган, җәмәгать территорияләре төзекләндерелгән, Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында яңа уку елына Рапат урта мәктәбенең керү урыны һәм мәктәп алдын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Очрашу барышында анда килүче рапатлылар җитәкчеләргә авылдагы тормышны тагын да уңайлырак итү өчен башкарылган эшләргә рәхмәт сүзләрен әйтеп, үзләрен борчыган социаль тәэминат, төзекләндерү, инфрастуктура үсешенә кагылышлы сорауларны җиткерделәр. Аларның һәркайсы буенча аңлатулар бирелде, шунда ук хәл итеп булмастай мәсьәләләр игътибарга алынып, башкарылачак эш планнарына кертелде. Халык белән үткәрелгән мондый җыеннарда аңлату-профилактика эшенә дә аерым игътибар бүленә. Әлеге очрашуда чыгыш ясаган район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрең әйткәннәре фәһемле булды. Руслан Илһам улы Төхвәтуллин үсмерләр катнашлыгындагы юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, җәйге айларда аеруча көнүзәк булган мотоцикл-скутерларга идарә итү кагыйдә-таләпләрен, аларны үтәмәгән очракта үсмерләр һәм ата-аналар җаваплылыгы чараларын җентекләп аңлатты. Рөстәм Мәхмүт улы Садыйков исә республикада, районда булган мисаллар ярдәмендә телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләре турында аныклап сөйләде. Соңгы атналарда яңгырлар еш явып торуы республика һәм район биләмәсендә янгын хәвефсезлеге җитди мәсьәлә түгел дип, һич әйтеп булмый. Районның янгынга каршы көрәш хезмәте җитәкчесе Азат Сәитов йорт-хуҗалыкларда, бакчаларда хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген билгеләп, аларны җыенда катнашучыларның хәтерендә яңартты. Социаль фондның райондагы бүлеге начаотнигы Ләйсән Раул кызы Мостафина телефон мошенникларының лаеклы ялда булган өлкәннәргә соңгы арада аеруча ешаеп киткән шалтырулары һәм аларны алдап, карталардагы акчаларга ия булу омтылышлары, аларның шушы максатта нинди гамәлләр кылулары турында сөйләп, бу явыз ниятле кешеләрдән саклану чаралары хакында сүз алып барды. Үз чыгышында ул шулай ук хаклы ялга чыгу алды яшендә булган рапатлыларга да киңәшләр бирде, пенсия баллары җыю, озакламый ил күләмендә гамәлгә ашырылачак пенсияләрне индексацияләү шартларын аңлатты. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова районда булган вакыйгалар мисалында кечкенә балаларны сәламәтлеккә зыян сала торган, гомерлек үкенечкә китерә торган хәлләрдән саклау чараларын аңлатты, аларга һәрвакыт игътибарлы булырга чакырды, үз вазыйфаларына җаваплы карамаган ата-аналар өчен гамәлдә булган административ җаваплылык чаралары турында сөйләде. Рапат авыл биләмәсеннән дә байтак егетләр әлеге вакытта илебез бәйсезлеген яклый. Чакмагышта эшләп килгән “Ватан сакчылары” дәүләт фондының социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова фонд тарафыннан башкарылган эшләр, махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрнең гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм итү чаралары белән таныштырды. Барлык мәсьәләләр каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәр тикшерелгән сорауга аныклап тукталып, аларның һәркайсы буенча шушы җирлектә башкарыласы эшләргә кагылышлы үз фикерләрен белдерде, рапатлыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Әлбәттә, һәр чарадагы кебек, юлларны, социаль объектларны яңарту-төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелми калмады. Реканс Фәнил улы районда, авыл биләмәләрендә республика җитәкчелеге, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган программалар чикләрендә башкарылган эшләр турында әйтеп үтте һәм аларның артабан да дәвам итәчәген билгеләп, район авылларында, шул исәптән Рапат авыл җирлегендә дә, хәл ителәсе проблемалар үз чираты белән чишелешен табачак, инфраструктура объектлары төзекләндереләчәк-яңартылачак диде һәм бу уңай үзгәрешләрне тизләтү өчен җирлек халкын ул программаларда тагын да активрак катнашырга өндәде. Очрашуны йомгаклап, район җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен җирлектә яшәүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм авылны төзекләндерүгә-ямьләүгә зур хезмәт өлешләрен керткән рапатлыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Турыдан-туры алып барылган мондый очрашулар авыл халкы өчен дә, район җитәкчелеге өчен дә фәһемле. Бу җыеннар җитәчеләргә авыл кешеләрен борчыган мәсьәләләрне якыннанрак аңларга булышлык итсә, җирлекләрдә яшәүчеләргә исә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен мөмкинлек ачылуы һәм җәмгыять тормышындагы, кануниятләрдәге яңалыкларны вазыйфалы кешеләрнең аныклап аңлатуы аша ныклы белергә ярдәм итә.

Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Башкарылганнар барланды, хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас