15-16 августта республиканың күркәм табигатьле Баймак районындагы Граф күле янында “Башкорт аты” халыкара фестивале үткәрелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган бу чара төбәктә яшәүчеләр тарафыннан хуплау тапты һәм көтеп алынган бәйрәмгә әверелде. Быел ул өченче тапкыр оештырыла. Әлеге чара башкорт атларын популярлаштыру, елкычылык продукциясен таныту, токымлы атларны үрчетүгә һәм ат спортын үстерүгә юнәлеш алуны күзаллый. Төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы бу фестивальнең Урал аръягының визит карточкасы булырга тиешлеген билгеләде. Бу чара атлар, халык кәсепләре, кымыз җитештерү һәм традицион йолалалар белән бергә мәдәни мирасны саклауның мөһим инструменты да булып тора. “Башкорт аты” фестивале 2023 елдан башлап халыкара статуска һәм брендка ия булды. Бу исә үткән елдан башлап башкорт атын дөнья аренасында таныту өчен яңа мөмкинлекләр ачылды дигән сүз. Әлеге фестиваль шулай ук берләштерүче-җыючы мәйдан да булып тора. Анда башкорт милли ярышлары осталары үзара ярыша алалар. Элек-электән “Тай-тулак”, “Аударыш” һәм “Ылак” кебек милли ярышлар башкорт халкының милли кыйммәтләрен һәм мирасын популярлаштырып, мәдәниятендә зур урын алып торган. Фестивальдә республика дәрәҗәсендәге ярышлар үтә. Төбәктә башка андый мәйданнар юк. Бу узышлар ат спортының күп халыкны җәлеп итүче мавыктыргыч һәм динамикалы төре булып тора. Алар шулай ук яхшы токым сыйфатларына ия булган атларны булдырыу буенча селекция эшчәнлегенә дә булышлык итә һәм бу спортта яуланган казанышлар өчен милли горурлык тойгыларын формалаштыра. Быелгы “Башкорт аты” фестивале 4 өлешне – эшлекле, иҗади, спорт блокларын һәм урындагы җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителгән күрәгәзмәне берләштерә. Моннан тыш, алты төр ат ярышларын оештыру да планлаштырыла. Алдагы еллардагы кебек үк, фестивальнең иң зур бүләге – автомобиль. Традиция буенча, атлар парады чараның иң зур вакыйгасы булыр дип фаразлана. Фестивальгә 10 меңнән артык тамашачы килер дип көтелә. Бәйрәмдә Белорусиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербәйҗаннан, Гарәп Әмирлекләреннән җайдаклар, спортчылар, галимнәр һәм бизнес вәкилләре катнашуы планлаштырылган. Алда әйтеп үтүебезчә, “Башкорт аты” фестивале республика чикләреннән тыш та танылу яулады. Аның турында хәзер илебез башкаласында да беләләр. “ Безнең замандагы бер яклап безне мультимәдәниятләр каршылыклары бүлгәләгән, икенче яклап төрле халыкларны бер-берсенә каршы куярга омтылышлар булып торган постмодерн хәлендә бу фестивальне үткәрү идеясе – чын мәгънәсендә алгарышлы фикер ул. Шушы берләштерүче бәйрәмне бергәләп, бердәм булып үткәрергә чакыру үзе бер инновацион чишелеш булып тора. Һәм шушы, асылы ук искиткеч күркәм булган идеяне тормышка ашырырга алынган кешенең Башкортстан белән җитәкчелек итүе өчен сөенергә генә кала”, – ди “Башкорт аты” фестивале турында культурология докторы, Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы объектлары реестрын формалаштыру буенча федераль советы әгъзасы, Бөтендөнья этноспорт җәмгыяте президенты Алексей Кыласов. “Фестивальне оештыру белән тоташ республика шөгыльләнә дисәк тә була. Аны әзерләүдә бик күп ведомстволар катнаша. Уд – бренд һәм имидж чарасы. Аны үткәрүнең янә бер максаты – вакыйгалы туризмы үстерүгә булышлык итү. Баймак районы һәм Ирәндек тавы туристлар өчен тартылу урыны булуын да телибез”, – ди бу хакта Башкортстан Республика территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин.