ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 август 2024, 11:30

Кулары алтын да, тылсымлы да аның

Рәсмәкәй авылында яшәүче Суфия әбигә 95 яшь тулды. 

Кулары алтын да, тылсымлы да аныңКулары алтын да, тылсымлы да аның
Кулары алтын да, тылсымлы да аның

. Рәсмәкәй авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек гомер үткән Суфия Гыйлемҗан кызы Кәбированың 95 ел гомеренә бәя биргәндә, әлеге сүзләр дә аздыр кебек. Кечкенә генә буйлы, мөлаем әбигә Аллаһы Тәгалә шулкадәр олы һәм көчле йөрәк бүләк иткән. Бәлки шуңадыр да катлаулы язмыш юлларында ул һәрчак сыналса да, беркайчан сынатмаган. Ишектән килеп керү белән безне пөхтә киенгән, түгәрәк йөзле Суфия әбинең килене каршы алды. Ә инде юбилярны үзен күргәч, сөбханаллаһ, әби дип әйтәсе дә килми бер гасыр гомерне тутырып баручыга. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов килде. «Сезнең фидакәрь хезмәтегез, күркәм гомер юлыгыз – безгә матур үрнәк. Сикәлтәле тормыш юлы, авыр сугыш елларын узып, сынатмыйча, үсеп килүче буынга бүгенге матур тормышның ныклы фундаментын салып калдыргансыз. Барысы өчен зур рәхмәт сезгә»,– диде хакимият башлыгы юбилярга Президентыбыз В.В.Путинның Котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырып. Суфия әби бүген мамыктай түшәктә генә йокласа да, ашаган ризыгы бал да май гына булса да, балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрә. Карл Маркс исемендәге колхозның алдынгы сыер савучысы була ул. “Ир-ат эше дип тормадык, барысын да үз җилкәбез белән күтәрдек. Карлы бураннарда да ятып калган чаклар булды,”– дип хәтирәләргә бирелеп алды Суфия әби. Тормыш юлын матур итеп, хикәяләп сөйләде ул. Тырыш хезмәте өчен ул Ленин орденына лаек булган, улы Фәнил сүзләренчә, кызганычка каршы, документлар янгын нәтиҗәсендә югалган. 1960 елда Суфия әби тракторчы һәм комбайнчы булып эшләгән җирле хезмәткәр Фәнүскә кияүгә чыга. Кияүгә чыкканнан соң, хаклы ялга кадәр, ул терлек азыгы совхозында дуңгызлар карый. “Безнең инәй 87 яшенә кадәр фермада эшләде, ал-ял белмәде”, – ди төпчек улы Фәнил. Бүген Суфия әби төпчек улы белән төп йортта матур, тыныч тормыш кичерә. Кәбировлар гаиләсе өч ул үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгара. Кызганычка каршы, икенче уллары фаҗигале рәвештә яшьли вафат була. Сугышта булып кайткан тормыш иптәше Фәнүсне дә 2003 елны югалтып, кайгы кичерә. Олы улы бүгенге көндә Иске Калмаш авылында гаиләсе белән яши, ул да хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган. Суфия әбинең киленнәре янында йөгереп кенә тора, ике оныгы, бер оныкачы янәшәсеннән дә китми. “Өшкерүчеләргә, ягъни дога укып дәвалаучыларга бераз сагаеп караучылар да, ышанучылар да, ышанмаучылар да бар. Мондый табигый сәләт һәркемгә дә бирелми. Безнең әни янына дәваланырга бөтен районнан киләләр иде. Куллары алтын да, тылсымлы да аның. Ул дәвалап, өшкерү сәләтенә ия”, – ди килене Суфия әби турында. “Мин хәзер бик өшкермим шул инде, балакайларым, олыгайдым,”–дип Суфия әби. Шифаны Аллаһы Тәгалә бирүче, мин сәбәпче генә инде”,– ди. Юбилярны тагын бер тапкур олуг бәйрәме белән котлыа, аңарга сәламәтлек, хәерле озын гомер теләп калабыз! Тормышыгыз матур, җаныгыз тыныч булсын, Суфия әби!

Кулары алтын да, тылсымлы да аның
Кулары алтын да, тылсымлы да аның
Кулары алтын да, тылсымлы да аның
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас