Аның исеме республикада гына түгел, аның чикләреннән тышта танылу яулады. Марис Назиф улының тәүге шигырьләре ул мәктәптә укыган елларда ук вакытлы матбугат басмаларында дөнья күрә башлый. 5нче сыйныфта укыганда ук ул “Башкортстан пионеры” гәзите иң яхшы шигырьгә игълан иткән иҗади бәйгедә җиңүчеләрнең берсе була. Шул чордан башлап иҗат Марис Назиф улының тормыш мәгънәсе һәм яраткан шөгыленә әверелә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң республика балалар һәм яшьләр гәзитләренең актив яшь хәбәрчесе булган Марис Нәзиров авыл мәктәбендә укытучы, район гәзитендә иҗади хезмәткәр дә булып эшләп өлгерә. Артабан Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә, озакламый ул анда “Яшьлек” күпкырлы әдәби-иҗади берләшмәсе җитәкчесе була. Икенче курста укыганда ук якташыбыз СССР журналистлар Союзына кабул ителә. Ул институтның “Педагогия кадрла ры өчен” гәзитенең һәм әдәби иҗади альманахның мөхәррире дә була. Аның сурәтнамәләре, мәкаләләре, шигырьләр шәл кемнәре, очерклары һәм язма лары Башкортстан һәм Татар стан гәзит-журналларында даи ми басыла. 1972 елда институтны тәмам Якты йолдыз булып балкыдылаган яшь белгечкә әдәбият кафедрасы укытучысы булып эшкә калырга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта армия хезмәтенә китеп, илнең кайнар нокталарының берсе булган Кушка шәһәрендә хәрби чыныгу алып кайткан егет “Кызыл таң” гәзитендә эш башлауны хуп күрә һәм 20 ел дәвамында гәзитнең иң эре хезмәт участогы булган Мәләвез төбәгенең үз хәбәрчесе була. Аны үз кешеләре кебек якын итеп Күмертау, Мәләвез, Федоровка, Күгәрчен, Зианчура районнарында, Күмертау һәм Мәләвездә кабул итәләр. 1980- 1985 елларда гына да Марис Нәзиров 12 бит алдынгы тәҗрибә мәктәбе әзерли, гади хезмәт кешеләре, авыл уңганнары турында дистәләгән образлар тудыра. Иң гади әйберләр, холык-фигыльләр кешеләр язмышлары, вакыйгалар тәҗрибәле журналист күңеленнән үтеп, аерым мәгънәгә һәм төсмергә ия булалар. Аның Күмертау, Федоровка, Стәрлебаш районнарыннан язган фикерләү-хатлары циклларын да гәзит уку чылар бик җылы кабул. Марис Нәзиф улының киң кырлы талант иясе булуын алдан билгеләп үткән идек инде. Ул “Китап” нәшриятенең татар теленда нәшер иткән беренче китабы – “Янә утларга керәм” шигъри җыентыгы авторы бу- лып та оешма елъязмасы та рихына кереп калды. Аның шигырьләре инглиз, немец, рус, чуваш телләренә тәрҗемә ител де һәм иң мөһиме – Башкорт стан мәктәпләренең сыйныфтан тыш уку китапларына кертелде. Иҗатчының шигъри дөньясы үзәгендә – туган халкының ты нычлык хакына башкарган, ышаныч һәм мәхәббәт белән эркетелгән хезмәте. Кеше торышы гармониясенең шушы өчшарты – хезмәт, ышаныч һәм мәхәббәт – аның бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып үтә. Аның лирик герое зиһен көчен тарихны һәм заманчын барлыгын, хәзерге заманда терәк-таяныч булырга тиешле әхлакый сабак-дәресләрне шигъри күзаллау-аңлау аша үткәрә. Тарихның ачы һәм михнәтле битләрен тасвирлап, шагыйрь үз шигырьләрендә туган халкының ачык күңеллелеген, кешелеклелеген, ярдәмчеллеген, тыныч ышанычын тасвирлаган сыйфатларны эзли. Аның “Яшь көчләр” “Жырлар”, “Жырлыйк, дуслар!”, “Ак һәм кара” күмәк җыентыкларда, шулай ук шәхси китаплары булган “Чакматаш” (1982), “Мәңгелек очыш” (1987), “Йолдызлар табын кора” (1992), “Янә утларга керәм” (1994), “Вакыт карлары” (2002) җыентыкларына кергән шигырьләре заман тормышы, халкы турында фәлсәфи уйларга корылган, алар күңелләргә үтеп керә һәм үзләре үк көйгә салуны сорап тора. Марис Назиф улы каты авырудан соң арабыздан 2013 елның 3 февралендә мәңгелеккә күчте. Без, аның җитәкчеле гендә эшләп калу бәхетенә ирешкән редакция хезмәткәрләре күңеленә остазыбыз сабыр, тыныч, әмма шул ук вакытта үзенә дә, безнең барыбызга да гадел таләпчән җитәкче буларак кереп калды. Хәбәрчеләр язып керткән һәм инде гәзит битләренә салынган материалларны кабат-кабат күздән кичерә иде ул. Һәр сүзнең мәгънәсен, асылын тирән аңлавы, һәм җөмлә төзелешенең дөреслеген шул кадәр дә төгәллек белән тикшереп, аны камилләштереп корректировка ясавы, төзәтмәләр кертүе, һәр текстны шул кадәр дә җентекле каравы, һәр теманы да тирәнтен аңлавы белүе белән сокландыра иде. Һәм шундый төгәллекне иҗади төркемнән да таләп итте. Марис Нәзиф улы “Игенче” гәзите мөхәррире булган елларда миңа компьютерда җыючы хезмәтен башкарырга туры килде. Шушы урынга эшкә ал ганда: “Югары белемле филологлар безгә кирәк. Эшли алырсың дип ышанам”, – диде. Ул эшләгән чорда сүз асылын аңлап эш итү, җөмләне дөрес әдәби телдә төзергә өйрәнү җәһәтеннән алынган тәҗрибә – “Нәзиров мәктәбе”н үтү минем өчен бүгенге көндә хәтта уку йортларында алынган белемнән дә кадерлерәк һәм фәһемлерәк булды дисәм дә, һич артты ру булмас. Мин Марис абыйга ул вакытта күрсәткән ышанычы өчен хезмәт елларым дәвамын да бик тә рәхмәтлемен. Ул инде редакциябездән китеп, янә Уфада эшли башлаган чорда хәбәрче урыны бушады да, анда күчтем. Үзем өчен яңа булган шушы вазыйфада башкарган тәүге эшләремнең берсе – озак еллар җитәкчелек вазыйфасын башкарган һәм ул вакытта инде бакыйлыкка күчкән райондашыбыз турындагы сурәтләмә-язмамны укыгач, Марис Назиф улының: “Ка ләмеңдә өмет бар”, – дигән сүзләрен дә артабангы эшемә фатыйха кебек кабул иттем. Шулай ук күпмедер вакыт дә вамында аның яңа “табадан гына төшкән” шигырьләрен иң беренчеләрдән булып укып, компьютерда җыеп, нәшер итәргә әзерләп-туплап бирүдә катнаша алуымны да язмыш бүләге дип кабул итәм. Марис Нәзиф улы турындагы мондый жылы истәлекләр ул елларда бергә эшләгән хезмәт- тәшләрнең күңелендә дә сакланадыр дип уйлыйм. Бар гомерен туган ягын, туган республи касын, аның кешеләрен данлау га багышлаган остазыбыз шигърият күгендә якты йолдыз булып балкып, башкарган хезмәте белән сокландырып яшәде дә, меңләгән кешеләр күңелендә якты эз калдырып, бакыйлыкка күчте. Үзе арабызда булмаса да, ул әле дә шигырьләрендә, иҗатында, аны белгән кешеләр күңелендә яши….