Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән ачыктан-ачык сөйләшүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Жыелышы – Корылтай депутаты, урындагы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигълык яшенә җитмәгән үсмерләр эшләре буенча комиссия рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, хокук саклау органнары, мәгариф бүлеге, район үзәк дәваханәсе, янгынга каршы көрәш, юл төзү-ремонтлау хезмәте вәкилләре катнашты. Жыелышны ачып, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев җирлекнең социаль икътисади хәле, соңгы елларда биредә инфрастуктура һәм социаль объектларны төзекләндерү-ремонтлау җәһәтеннән башкарылган эшләр белән таныштырды. Әлеге вакытта биләмәгә караган өч авылда 850дән артык кеше яши, урта мәктәп һәм балалар бакчасы эшли. Өч авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре халык сәламәтлеге сагында тора, мәдәният йорты, китапханә эшли. Биләмәдә яшәүчеләр республика программаларында катнаша. Алар чикләрендә байтак һәм урындагы “Базы” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме, авыл биләмәсе хакимияте һәм халыкның бердәмлеге-тырышлыгы белән байтак төзекләндерү-җыештыру эшләре башкарыла, инфраструктура объектлары ремонтлана.