ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 август 2024, 12:30

Безнекеләр булдыра!

Шушы көннәрдә Туймазы районының Төмәнәк авылында “Бабай утары” этнография музееның зур залында үзешчән татар фольклор коллективларының “Җырлыйк әле” дип исемләнгән җиденче төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Анда республиканың төрле районнарыннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән дә фольклор коллективлары катнашты. Быел фестиваль-конкурс Русиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында узды һәм гаиләнең ролен күтәрүгә, яшь буынны халык традицияләре нигезендә тәрбияләүгә һәм гаиләләрдә буыннар алмашынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде. Сәхнәдә 17 фольклор коллективы чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Үз кулларым белән матурлык тудырам» конкурсына йомгак ясалды, анда Митро-Әюп авыл мәдәният йорты мөдире Резеда Нигъманова lll урынын алды һәм Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас