ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 август 2024, 09:50

Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар

Муниципаль район хакимиятендә Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән берлектә Чакмагыш авылындагы рөхсәтсез чүп полигонын бетерү һәм рекультивацияләү буенча проект-смета документациясен эшләү буенча эшчәнлек дәвам итә.

Район хакимиятендә – ачык тыңлауларРайон хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар

8 августта муниципаль районы хакимиятенең кече утырышлар залында Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, район хакимияте, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте, җаваплылыгы чикләнгән «Инжинирингстройсервис» фәнни-җитештерү предприятиесенең подряд оешмасы һәм райондагы “Экология Т” төбәк операторы филиалы вәкилләре, актив район халкы катнашлыгында ачык тыңлаулар (публичные слушания) үтте. Ачык тыңлаулар барышында Чакмагыш районындагы объектның дәүләт экология экспертизасы үтүе һәм аның тирә-як мөхиткә йогынты ясау турында иҗтимагый фикер алышу булды.

Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Район хакимиятендә – ачык тыңлаулар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас