ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 август 2024, 04:25

Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...

Чакмагыш кирпеченнән Самара, Ырынбур, Яр Чаллы, Уфада да төзиләр

Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...

Без сәнәгать үсеше мәсьәләләренең Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы  Хәбировның көндәлек көн тәртибендә булуын күрәбез. Башкортстан үзенең иң нәтиҗәле сәнәгать сәясәте гамәлгә ашырыла торган төбәк булуын тагын бер кат раслады.

Радий Хәбиров сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның тулы бер системасын җайга салды, һәм ул икенче ел рәттән үзенең нәтиҗәле булуын исбатлый. Башкортстан – яңадан илдә лидерлыкта. Республикада сәнәгать сәясәтенең берьюлы берничә юнәлеше буенча алдынгылар рәтендә.

Алты дистә елдан артык инде илебездә август аеның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләнә. Шушы мөһим тармак өчен төп төзелеш материалын җитештерүче районыбыздагы җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте коллективы хезмәткәрләре да һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф һәм сөендерерлек хезмәт уңышлары белән каршылый.

Чакмагыш кирпеч заводына 1989 елда нигез салына. 1994 елда предприятие файдалануга тапшырыла. Дәүләтебез өчен сынаулы булган төрле елларда ул төрле милек формасына күчерелеп, “Чакмагыш кирпеч заводы”, “Чекмагушевский кирпич” җәмгыяте исемнәре белән эшчәнлек алып бара. Биредә кислород, җитештерү һәм транспорт цехлары эшли. Оешмада җитештерү процессын яңарту һәм камилләштерү җәһәтеннән даими эшчәнлек алып барыла. 2004 елда формалаштыру вакуум прессына һәм күп кыллы кисүче автоматка реконструкция үткәрелә. Бу монда эшләнгән кирпечнең маркасын, салкыннарга, түбән температураларга чыдамлыгын арттырырга һәм тышкы күренешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. 2013 елда завод проектта каралган куәткә чыгып, биредә елына 10 млн. данәдән артык кирпеч җитештерелә башлый. 2015 елда исә оешмага кирпечне формалаштыру һәм киптерү-яндыру сыйфатын, маркасын яхшыртуга булышлык иткән парогенератор сатып алынып урнаштырыла. 2017 елдан завод җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте маркасы белән төзелеш материалы җитештерә башлый. Әлеге вакытта заводта “СМК-325” вакуум прессында пластик формалаштыру ысулы белән 530-2012 ГОСТына ярашлы “М-125”, “М-150”, “М175”, “М-200”, “М-250” маркалы кирпеч эшләнә. Оешманың җитештерү куәте елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2018 елда 15,5 млн. данә кирпеч җитештерелсә, 2019 елда ул 15,7 млн. данәгә җиткерелә, 2023 елда – 30 млн данәгә.

Әйткәндәй, районыбыз җирлегендә җитештерелгән продукция зур сорау белән файдалана. Көн саен Чакмагыш кирпече Уфа шәһәрендәге күп кенә төзелешләргә генә түгел, хәтта республика чикләрен үтеп, Самара, Ырынбур, Яр Чаллы, Уфа шәһәрләрендә күтәрелгән төзелеш объектларына да җибәрелә. Сатып алучылар биредән төяп җибәрелгән продукциянең сыйфаты белән бик канәгать. Район үзәгендә төзелгән яңа поликлиника һәм мәктәп биналарының стеналары да монда җитештерелгән кирпечтән күтәрелде. Иң мөһиме – әлеге зур җитештерү участогы 92 райондашыбызны эш урыннары белән тәэмин итә.

Бүгенге көндә “М-200”, М-250” маркалы Чакмагышта җитештерелгән кирпечтән башкалабыз Уфада 20 катлы йорт салына башлаган. Бу хакта безгә “Кирпичхолдинг” кампанияләр төркеме  генеральный директоры Марат Хәмит улы Арсланов җиткерде.

“Безнең “Башкерамикс” җәмгыяте хезмәткәрләре өчен уңайлы эш шартлары булдырылган, душ, бытовка бүлмәләре җиһазланган, ашханәбез бар. Шуңа да безгә яшьләр күп килә һәм эшли. Алар күбрәк формовкада, упаковкада хезмәт сала. Тәҗрибәле өлкәннәребез дә байтак. Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлыклар юк: аванс, хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Алдынгыларның тырышлыгы нәтиҗәсез калмый – һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан аларга Мактау грамоталары, премияләр тапшырыла. Үтенечләр булса, аларны уңай хәл итәргә омтылабыз. Предприятиедә төп эшебез – кирпеч җитештерү. Сатуга шулай ук цемент, профнастил, профильләр һәм башка төрле төзелеш материаллары чыгарабыз. Бүгенге көндә ассортимент шактый бай. Алдагы планнар да зур”, – диде безгә җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятенең башкарма директоры Дамир Рифкать улы Нургалиев.

“Җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте – районның алдынгы җитештеү предприятиесе. Әлеге җәмгыятьтә мин 2017 елдан бирле эшлим. Тәүдә лаборант, хәзер технолог булып хезмәт салам. Эшемнән бик кәнагәтьмен, киләчәктә дә җәмгыятебез үсеш алып, исән-имин эшләргә язсын”, – ди Гөлшат Марат кызы Хәмәдиева. 

 Төзүчеләр көне уңаеннан биредә эшләүче бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

“Кирпичхолдинг” кампанияләр төркеменең  генеральный директоры Марат Хәмит улы Арсланов, аның җитештерү буенча урынбасары Марсель Сабирҗан улы Сафин,  муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов,  төзелеш һәм торак-коммуналь хужалыгы буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов,  оешма хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, бер төркем хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәтен бәһалап, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Киләчәктә дә районыбыз һәм республика күләмендә артабан да шундый зур төзелешләр булып торсын, без продуция җитештерүне шулай уңышлы дәвам итеп, коллективны саклап, артабан да бергә эшләргә, туган районыбыз жирлегендәге шушы заводны артабан да үстерергә булсын иде, дип телибез”, – диде җәмәгатьчелек фикере лидеры Марсель Хәдит улы Хәсәнов.

 

Муниципаль район  хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятенең башкарма директоры Дамир Рифкать улы Нургалиев, формага салучы Илшат Марсель улы Мусин бәләкләнде.

Муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасына садчик Айрат Марат улы Моратов, садчик Денис Әгъдәл улы Хәйруллин лаек булды.

Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты  бухгалтер Гөлнара Фәвис кызы Дәүләтгәрәева,  технолог Гөлшат Марат кызы Хәмәдиевага тапшырылды.

Башкортстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасына Илдар Ришат улы Хәбиров, Рәхмәт хатына Радик Рәфит улы Хәкимов, Илдус Риф улы Гутупов, Альбина Тәлгать кызы Исламова лаек булды.

“Башкерамикс” җәмгыяте җитәкчелегенең Мактау грамотасы Самат Рәшит улы Басыйров, Глүсә Тимергали кызы Әхмәдуллина, Илнур Заһит улы Садыйков, Гүзәл Камил кызы Ульмасова, Наил Өлфәт улы Муллаянов, Азат Марат улы Зарипов, Фидус Фәндәр улы Исламовка тапшырылды.

“Башкерамикс” җәмгыяте җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән Илгиз Әсгать улы Муллаянов, Айнур Хәлил улы Зарипов, Илдус Рифгать улы Габдуллин, Артур Фазылбәк улы Гәрәев, Лариса Викторовна Демчук, Эльмира Заһит кызы Хафизова, Зимфир Фәвил улы Гыйлемханов, Ирина Ирек кызы Сәлимова, Рөстәм Фәнис улы Исхаков бүләкләнде.

Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Үзебезнең кирпеч үзебезнеке инде...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас