ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
14 Августа 2024, 10:40

Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен

Районның авыл биләмәләрендә гражданнар җыелышлары дәвам итә. Чираттагы мондый турыдан-туры очрашу Тайняш авылында үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге начальнигы Марат Тәлгать улы Мусин, полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы Руслан Илһам улы Төхбәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов, райондагы “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалы социаль кординаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова, янгынга каршы көрәш хезмәте вәкиле Илнур Әмин улы Ханов катнашты. Чараны авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков ачты һәм алып барды.

Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өченАвыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен


Иң тәүдә Хәлил Рәис улы агымдагы елда авыл хакимиятендә башкарылган һәм киләчәккә билгеләнгән эшләр белән таныштырды. 2024 елда авыл биләмәсендә байтак эшләр башкарылган. Апрель аенда биредә “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Сары Айгыр авылы янында 10 меңнән артык агач үсентесе, авыл хакимияте тарафыннан Әхмәт һәм Иске Балак авылларында 700дән артык яшь үсенте утыртылган. Иске Балак һәм Сары Айгыр авыллары арасында ком-таш түшәлгән. Анда Илмир Ирек улы Маннанов, Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов һәм Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге ярдәме белән 4 километр юл эшләнгән, авыл урамына 300 метр ком-таш, торба салынган. Хуҗалык көче белән Тайняш – Иске Балак арасындагы юл да ремонтланган – чокырларына ком-таш салынган. Халык үзе инициатива күрсәтеп, Әхмәт авылы клубы ремонтланган. 9 ел рәттән Тайняш авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып килә. Әлеге программа ярдәмендә авыл халкы өчен мөһим булган файдалы эшләр гамәлгә ашырыла. Быелгы елда мәктәп ихатасын төзекләндерү – брусчатка җәю планлаштырылган.
“Алга планнар күп әле. Тимер контейнерларны пластикка алыштыру дәвам итәчәк, бүгенге көнгә алтысы алыштырылды. Каран авылында ике су башнясының берсен алыштыру – бер метр торба сатып алып үзебезнең көч белән куярбыз дип планлаштырып торабыз. Кеше яшәмәгән өйләрнең коймаларын да алыштыру эшен дәвам итәчәкбез. Урам юлларының чокырларын да ремонтлау эшләре бар әле”, – диде җыелыш барышында Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, биләмә территориясендә башкарылган һәм башкарыласы эшләр белән таныштырып.
Турыдан-туры әңгәмә барышында телефон мошенниклыгыннан саклану, янгын хәвефсезлеге, авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме алу кебек мөһим темалар да яктыртылды, файдалы киңәшләр җиткерелде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов очрашуны йомгаклап, Әхмәт авылында яшәүче Нәзирә Әсгать кызы Нәҗмиеваны авыл биләмәсен төзекләндерүдә актив катнашуы өчен муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Нәзирә Әсгать кызы авыл җирлеге тормышында актив катнаша. Бүгенге көндә Әхмәт авылы клубында барган ремонт эшләренең үзәгендә кайный, бина эчендә тулысынча ремонт ясауда, штукатурлау, буяу эшләрендә актив ярдәм итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә аның өлеше зур, авылдагы өмәләрдән дә читтә калмый актив тормыш позицияле райондашыбыз. Үз чиратында Нәзирә Нәҗмиева да аның авыл өчен янып торуын, аның киләчәгенә битараф булмавын күреп, бүләккә ия булуы өчен рәхмәт белдерде һәм авыл халкы исеменнән Әхмәт авыл клубына урындыклар сатып алуда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Чара ахырында бирегә килүче гражданнар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр, проблемалар белән уртаклаштылар һәм аларны хәл итәргә ярдәм иткән тәкъдимнәр дә әйттеләр.

Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Авыл биләмәсе өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас