ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 август 2024, 10:05

Без бергә һәм бердәм

Чакмагышлылар 26нчы гуманитар ярдәм озатты

Без бергә һәм бердәмБез бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм

 

"Мин һәрвакыт өстенлекле мәсьәләләрне билгеләргә тырышам, чөнки барлык сорауларны да берьюлы хәл итеп булмый. Бүгенге көндә безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, илнең оборона сәләтен ныгыту. Дистәләгән мең егетләребез тормышларын хәвеф астына куеп, илебез өчен көрәшә. Моңардан да мөһимрәк әйбер бар мени?” – Радий Хәбиров.

Чакмагышлылар кичә махсус хәрби операциядәге якташ егетләргә 26нчы гуманитар ярдәмне озатты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев гуманитар ярдәмгә зур өлеш кертүче район халкына ихлас рәхмәтен җиткерде.

Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерлек бик җитди оештырылды. Егетләребез өчен туган яклардан килгән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзе өчен көн дә ут эчендә булган егетләребзгә без мең рәхмәтле. Якташ яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең төп бурыч.
Ерак юлга чыгар алдыннан без муниципаль район хакимияте башлыгының контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе, җәмәгатьчелек фикере лидеры @Айдар Фәнил улы Насыйров белән күрешеп, әңгәмәләшеп алдык.


“Бер-ике сәгатьтән Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье якларына юл тотабыз. Якташ егетләребезгә электромопед, электроскутер, генераторлар, автомашина запчастьләре, маскировка челтәрләре, дарулар, квадрокоптер, бензин пычкысы һәм башка мөһим әйберләр алып барабыз. Госпитальләрдә дәваланган яугир якташларны хәлләрен белергә дә исәплибез, Аллаһы бирсә. Игелекле эштә башлап йөргән, бөртекләп ярдәм туплаган волонтерларыбызга, битараф булмаган райондашларыбызга ихластан рәхмәт”, – диде ул безгә.
Ерак юлга Айдар Фәнил улы белән муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, эшкуар Руслан Хафизов, хаклы ялда булучы райондашыбыз Гали Ардуванов та кузгалды.
Игелекле эштә башлап йөргән, бөртекләп ярдәм туплаган волонтерларыбызга, битараф булмаган райондашларыбызга ихластан рәхмәт.
Хөрмәтле райондашлар! Чакмагыш районы халкы һәрвакытта да бердәм һәм бергә булды. Ике телем икмәгең булса, берсен батыр хәрбиләргә бирергә кирәк. Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булсыннар. Дөньялар тынычланып, гаиләләренә, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар. Гуманитар ярдәмне әзерләүдә катнашкан барлык райондашларыбызга тагын бер кат ихластан рәхмәт. Без бергә һәм бердәм булганда гына көчле.

Без бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм
Без бергә һәм бердәм
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас