Нур авылында гомер итүче Альфира Хәсән кызы 2022 елның көзендә улын махсус хәрби операциягә озаткан. Ачык күңелле, гади, эчерсез холыклы, күңел җылылыгы бөркелеп торган райондашыбыз белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Альфира апа, үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.
– Мин – Аблай авылы кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1982-1985 елларда Уфада медицина училищесында укыдым. Нур авылына килен булып төшкәнче район үзәгендә роддомда эшләдем. Аннан соң декрет ялыннан чыккач хирургия бүлегендә хезмәт салдым. Аннары 2014 елга кадәр Нурда фельдшер булдым. Бүгенге көндә мин Уфаның клиник перинаталь үзәге акушеркасы. Тормыш иптәшем Фларит Шәехсолтан улы белән өч балага гомер бирдек. Кызганычка каршы, ул 2004 елда фаҗигале рәвештә дөнья куйды. Ул чакта әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булган улым ике яшь ярымлык кына иде.
– Балаларыгыз хакында да сөйләп үтегез әле.
– Зурысы Фидрат исемле. Нефтекама шәһәрендә гаиләсе белән яши. Капитан булып эшләде. Бүгенге көндә хаклы ялда, сакчы булып эшләп йөри. Өч бала үстерәләр: бер ул, ике кыз.
Кызым Альбина кияүдә. Тормыш иптәше Азамат белән Тозлыкушта гомер итәләр. Кияү авылда комбайнчы, кызым әлегә хуҗабикә. Мал-туар асрап, бик матур дөнья көтәләр.
Өченче балам алдан әйтеп китүемчә, бүгенге көндә Украинада хәрби хезмәттә.
– Альфира апа, “Нур” нинди бала булып үсте? Аның турында сөйләшеп алыйк әле...
– Улым бик гади, ярдәмчел, юмарт кеше. Бәләкәйдән русча әйткәндә бигрәк щедрый булды. Менә өч кәнфите булсын, ул аны үзе генә бер дә ашамый, ә тигез итеп һәр кешегә бүлеп бирә иде. Мал җанлы бигрәк. Балачагыннан эт, песи яратты. Шуның белән бәйле бер кызыклы хәл дә исемә төште әле: Нурдан Үрнәккә йөреп укыды. Ул вакытта әле мәктәп автобуслары йөрми иде. Берсендә шулай яз аенда велосипедта кайтып килә бу Нурга. Үзе куенына нәрсәдер яшергән: “Әни, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм, ачуланмыйсыңмы только?” – ди. Мин аптырап киттем аның шулай дигәненә, чөнки үз гомеремдә балаларга тавыш күтәреп эндәшкәнем, әрләгәнем булмады. “Юк, улым, нишләп ачуланыйм ди, ни булды?” – димен. Шулай диюем булды, улым шундук куеныннан бер бәләкәй көчек китереп чыгарды. Юл буеннан эт алып кайтты һәм ул шул көннән алып бездә яши башлады.
9нчы сыйныфны тәмамлагач Уфага колледжга программистка укырга керде. Ул вакытта мин инде башкалада эшләп йөри идем, минем янда булды. 2020 елның 30 июненьдә диплом алып бер атна да узмады, армиягә китте. Элемтә гаскәрләрендә радиоэлемтә буенча хезмәт итте. 2021 елда армиядән кайтты, 2022 елның көзендә Украинага илебез мәнфәгатьләрен якларга китте.
– Аның бу карарын ничек кабул иттегез?
– Анда барыр алдыннан гына бу хакта икебез арасында сөйләшү дә булган иде. “Илебезне якларга кирәк булса ничек инде бармыйсың?! Барам! Чын ир-егет – ир-егет булып калырга тиеш! Армиядә булганмын, мылтык кына тота беләм!” – диде ул. Кыска вакытлы ялга да кайтып киткәне булды. Әлбәттә, чын ир-егетләрчә ул беркайчан да зарланганы юк, сөйләп тә бармый. “Һәркемнең маңгаенда язылган, кемгә күпме гомер бирелгән шулай яшәячәк” – ди. “Улым, синең яклаучыларың күп инде. Күптәннән гүр ияләре булган әтиең, ике картәтиең, минем абыйларым, аларның рухы сине саклый, көч бирә”, – димен. Аның ялга кайтканында Коръән укыттык, үз куллары белән хәер таратты. Догалар укып, исән-сау кайтуын көтеп торабыз. Рәхмәт барлык белгәннәргә, хәлен сорашып кына торалар. Эшемдә дә хезмәттәш кызларым улымның хәлен белешә. Чөнки алар да аны якын итә, бергә укыттык, армиягә, хәрби операциягә озаттык. Ул безнең “Сын полка” дип яратып йөртәләр.
– Альфира апа, улларын, тормыш иптәшләрен махсус хәрби операциягә озатучы әти-әниләргә, якыннарына нинди теләк-киңәшләрегезне җиткерер идегез?
– Һәркайсыбызның да газиз баласы исән-имин булып, үз аякларында туган ягына әйләнеп кайтсын дип телим. Җырда җырланганча: “Ничәү очты – шулай кайтыгыз!” Керпе дә бит баласын “йомшагым” дип яраткан ди. Шуның кебек һәркемгә бала газиз, кадерле. Дөньябыз тыныч булсын, исән-сау булыйк барыбыз да.