ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 август 2024, 05:00

Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикабызның дәүләт теле булган башкорт телен саклау һәм үстерүне хуплап, аны популярлаштыру һәм заман белән бергә атлап, санлы технологияләр ярдәмендә өйрәнү сәясәтен эзмә-эзлекле алып бара. Шушы максатта соңгы елларда Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектларының бер өлеше Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан финансланды. Ә бу фонд башка коммерциягә корылмаган берләшмәләр белән берлектә 2021-2024 елларда гына да 16 күләмле грантны тормышка ашырган.  

Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итәИҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә

 

“Без башкорт теленә, аны өйрәнүгә һәм саклауга зур игътибар бүләбез. Һәм моны тормышка ашырганда республикада яшәүчеләр зур роль уйнавы бик яхшы. Без үз телендә ихлас итеп, зур теләк белән сөйләшкән, аны яраткант һәм телгән булган мәхәббәтне башкаларга да тапшырган, күчергән шундый актив һәм битараф булмаганнарны хупларга, аларга ярдәм итәргә булдык”, – дип язды үз социаль челтәрендә республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров.

 

Районыбызда да дәүләт булган башкорт телен үстерүгә олы  игътибар бүленә. Район үзәгендәге һәм авыллардагы мәктәпләрдә туган тел укытучылары яшь буынга шушы милли хәзинәне күчерү-тапшыру максатында күләмле эш алып бара. Без бу хакта Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, район башкорт теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, җәмәгатьчелек фикере лидеры Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева белән сөйләштек һәм укучылары белән бергәләп нинди конкурс-бәйгеләрдә катнашулары турында сораштык. Чөнки Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды грантлары башкорт телен чын күңеленнән яратучы кешеләрнең үзенчәлекле һәм заманча фикер-идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

Әйткәндәй, Рәмзилә Равил кызы үзе дә байтак төбәкара һөнәри бәйгеләрдә катнашып, горурланырлык казанышларга ирешкән, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның махсус призына лаек булган  якташыбыз. Ул безгә укучылары ирешкән уңышлар, мәктәптә алар белән  алып барылган эшчәнлек турында болай дип сөйләде. “Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды бәйгеләренә актив кушылдым. Соңгы өч елда Халыкара Туган телләр көненә һәм башкорт теленә багышлап, бәйгечеләр үзләре иҗат иткән шигырьләр конкурсында катнаштым, призлы урыннар яулап килдем һәм быел җиңүче булдым. Минем белән бергә укучым Ярина Халикова да катнашты. Ул 2023 ел ахырында бу конкурста җиңүче булды. Аннан берникадәр алдарак  Руфина Сафина төбәкара конкурста үзенең автор шигыре белән призлы урынга лаек булды. Рада Ильясова Ишембайда үткән иҗади конкурста җиңүче булды, Ирек Дәүләтов исә ЮНЕСКОның “Урал-батыр” эпосына багышланган конкурсында эссе номинациясендә призлы урын яулады. Азалина Хәбирова, Ярина Халикова һәм үзем  Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә  даими катнашып, призлы урыннарга лаек булабыз. Уфадагы 8нче китапханә оештырган төбәк-ара конкурста катнашып, Ярина җиңүче булды һәм үзем быел туган телләр көненә багышланган  конкурсның беренчесендә призлы урынга лаек булып, икенчесендә җиңү яуладым. Шулай ук мәктәбебез белән уку йортлары арасында үткәрелгән “Мәктәп телевидениесе” конкурсына кушылып, бәйгегә башкорт телендәге видеоролик әзерләп җибәрдек. Районда үткәрелгән төрле иҗади, музыкаль бәйгеләр, әдип-иҗатчыларның, галимнәрнең юбилейларына багышланган тематик кичәләрдән дә читтә калмыйбыз, актив катнашабыз.

Гомумән, мәктәбебездә башкорт телен һәм мәдәниятен-сәнгатен үстерүгә зур игътибар бүленә. Уку йортыбызның бакчасында чәчкәләр дә милли символ – курай чәчкәсе рәвешендә утыртыла. Алар халкыбызның төп эмблемасын балкытып, тирә-якны ямьлиләр.

Мәктәбебездә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш, күп төрле башка чаралар үткәрелә, түгәрәкләр эшли. Быел илебездә игълан ителгән Гаилә елы булуын да күз уңында тотып, укучыларыбызның әти-әниләре катнашлыгында да чаралар үткәрдек, гомумән, алар белән белән даими рәвештә тыгыз элемтәдә торабыз.  Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен махсус түгәрәкләр эшли, районыбызда төрле юнәлештәге махсус тематик чаралар үткәрелеп тора”.

Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Иҗади конкурсларда канашу телне өйрәнүгә булышлык итә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас