Смена 3 һәм 4 сыйныф укучыларыннан торган 12 отрядны – төбәк конкурсында сайлап алу җиңүчеләре булган 350 укучыны – «Русия бөркетләре» программасы активистлары һәм “Русия бөркетләре” сменасында белем алган 30 остазны берләштерде. Анда бушлай ял итү бәхетенә безнең районнан региональ этап җиңүчеләре булган Чакмагыш гимназиясенең Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге 3Г сыйныфы укучылары ия булды. Сменаның беренче көнендә үк укучылар отрядларга бүленеп, бер-берсе белән танышты. Алар белән команда туплау һәм берләшү уеннары уздырылды, ә кичен сменаны ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова да катнашты.
Сменаның һәр көне «Русия бөркете» программасының барлык 7 трегын беркетүгә багышланган “Орленок-Эрудит” – танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеге аша балаларның интеллектуаль үсеше, “Орленок – тарихи хәтерне саклаучы” – үз гаиләсенә, кече Ватанына, гореф-гадәтләренә һәм ил тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, “Орленок-оста” – сәнгатькә һәм хезмәткә мәхәббәт формалаштыру, иҗади сәләтләрне һәм эстетик зәвыкны үстерү, “Орленок-Лидер» – балаларның лидерлык сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен ачу, “Орленок-Спортчы” – спортка кызыксыну уяту һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, “Ирекле бөркет” – балаларда волонтерлык потенциалын ачу, “Орленок-Эколог” – экологик культура турында күзаллаулар һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт булдыру юнәлешләре буенча чараларны үз эченә алды.
Сменаның төп юнәлешләре – балаларда мөстәкыйльлекне һәм командалы эшчәнлекне үстерү, рухи-әхлакый кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәтне үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм балада әхлакый сыйфатларны формалаштыру. “Патриот” паркының “Авангард” укыту-методика үзәге укытучылары һәм белгечләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, радиация, химик һәм биологик яклау юнәлеше буенча әзерлек, топография, ут, һава-десант әзерлеге кебек юнәлешләрне өйрәнде.
Кичә, 14 августта, гимназиячеләр Чакмагышка истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай, бихисап тәэссоратлар белән кайтты. Укучыларның әти-әниләре дә, балалар да җәйге ялның мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү мөмкинлеген оештыручы гимназия җитәкчелегенә һәм Алия Фәһим кызы Әхмәтҗановага олы рәхмәтле.
“Күпчелек укучыларым һәм минем өчен дә бу беренче тәҗрибә алу булды. Лагерьдә ял итү бик яхшы оештырылган, биредә бөтен шартлар да бар. Анда спорт-сәламәтләндерү, интеллектуаль-танып-белү, мәдәни, хәрби-патриотик кебек төрле юнәлешләр буенча төпле эшчәнлек оештырылган. Шушы бер атна дәвамында мин укучыларым белән янәшә булдым. Сыйныф белән бергә күңелле ял иттек! Балаларыбызның җәйге ялы күңелле, кызыклы һәм файдалы үтүеннән мин бик канәгать. Каникулның калган санаулы көннәренең дә якты, имин, бай һәм кызыклы үтүен телим”, – диде Алия Фәһим кызы.