Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тарафыннан төбәк икътисадының нигезе булган агросәнәгать комплексына зур игътибар юнәлтелә. Авыл хуҗалыгы тармагы республикада төп роль уйный. Фермерларга барлык районнарда кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары каралган. Нәтиҗәлелек һәм конкурентлык сәләтен арттыру максатында төбәктә агросәнәгать комплексы эзлекле рәвештә яңартыла һәм үсеш ала. Районыбызда авыл тормышын үз итүче, авыл хуҗалыгы бер үк вакытта һөнәр дә, гаилә эше дә булган яшь фермерлар булуы сөендерә. Алар бу эшне яратып, күңелен салып башкаргач, эшләре дә гөрләп бара. Безнең геройларыбыз – Имәнлекул авылыннан Альфрид белән Гөлнара Дәүләтшиннар шикелле. Күркәм, яшь гаилә “комфортлы” шәһәр тормышына кызыгып, шәһәрдә яшәргә калмаган, ә чын бәхетен туган җирендә корган. Альфрид Дамир улы Имәнлекулда гади, тырыш гаиләдә туып үсә. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Чакмагыш 85нче һөнәри лицейда һөнәр үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң “Бәхтизин” колхозында водитель булып эшли башлый. Артабан туган авылында “Техниканы ремонтлау” предприятисендә слесарь эшен башкара. Яшь егет башкалада эшкә урнашып, анда да бәхетен сынап карый. Биредә ул евротәрәзәләр кую эшенә өйрәнеп, җиң сызганып эшли. 8 еллап Уфада шушы эш белән шөгыльләнгәннән соң, 2011 елда туган авылына кайтып төпләнә һәм сөйгән яры Рапат авылы кызы Гөлнара Марат кызы белән язмышын бәйли. Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятенә механик булып эшкә керә. Альфрид Дамир улы фермерлык белән шөгыльләнү хыялын яшьтән үк күңелендә йөртә. Имәнлекул авылында гади, тырыш гаиләдә үскән егет өчен гаиләсе олы терәк тә һәм үрнәк өлгесе дә була. “Әтием белән әнием гомерләре буена авылда хезмәт салдылар. Әти “Техниканы ремонтлау” предприятиесендә моторист, әни токарь булып пенсиягә кадәр эшләделәр. Әти-әнием, бертуган абыем һәм тормыш иптәшем үз эшемне ачу теләген хуплап алдылар, алар минем олы ярдәмчеләрем һәм терәгем. Хуҗалыкта күбесенчә арпа, чөгендер, карабодай үстерү белән шөгыльләнәбез. Эшне башлаганда ике ел бер беларус белән эшләдек. Төп ярдәмчеләрем әтием һәм бертуган абыем булды. Әти ике ел элек мәрхүм булды. Абыем Ринат кайткан саен ярдәм итә. Ул Уфада юл төзү-ремонтлау идарәлегендә эшли”, – диде әңгәмәдәшем, төп ярдәмчеләрен атап. “Ни өчен авылга кайтып төпләнергә булдыгыз? Һәм фермерлык эше белән шөгыльләнү теләге ничек барлыкка килде?” – дип кызыксындым. “Уфада байтак кына эшләсәм дә, шәһәр тормышын үз итә алмадым. Дөресен генә әйткәндә, авыл барыбер үзенә тартты, авыл тормышын яратам. Күңелемдә күптәннән фермерлык эше белән шөгыльләнү теләге яши бирде, авылга ярдәм итәсем килде”, – дип җавап кайтарды ул бу соравыма. Уңган, тырыш гаилә башлыгы 2016 елдан үз хуҗалыгын җитәкли. Альфрид Дамир улы сөйләвенчә, басу эшләрен вакытында башкару өчен хуҗалыкта техникасы да җитәрлек. Быелгы елда 70 гектардан арпа, 35 гектардан шикәр чөгендер үстерүгә ирешкән ул. Сәләтле кеше – бар яклап та сәләтле була шул. Язмабыз героена бу сүзләр тап килә. Аны күпләр тренер буларак та белә. 2019 елдан алып, үзенең төп эшеннән тыш, ул Имәнлекул урта мәктәбе укучыларын волейбол уйнарга өйрәтә, район үзәгендәге Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары составында тора. Физик культура һәм спорт – республикабыз дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булып тора. “Шунысы мөһим, без физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышабыз. Моны меңләгән тренерлар, йөзләрчә мең безнең балалар күрә. Без җәмгыятебезгә физик культура һәм спортның республика дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булуы турында бик яхшы сигнал бирәбез” , –диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышында ясаган чыгышында. Волейбол белән мавыгуын искә төшереп, Альфрид Дамир улы болай дип сөйләде: “Волейбол белән мавыгуым 1998 елдан башланды. 9нчы сыйныфны тәмамлагач ныклап бу спорт төре белән шөгыльләнә башладым. Имәнлекулда волейболчылар командасы бар иде, анда миннән күпкә өлкәнрәк абыйлар уйный иде. Мин дә аларга ияреп волейбол уйный башладым. Салават абый Гыйлемханов, Рамил абый Каһарманов – минем остазларым, тренерларым булды. Алардан соң тренерлырлык эшен мин кабул итеп алдым. Әлбәттә, балалар белән шөгыльләнү өчен вакыт табарга тырышам. Аларны төрле ярышларга әзерлим, аларның уңышларга ирешүенә бик куанам”. Уңыш сере нидә? Минемчә, һәр кеше өчен уңыш сере – тырышлыкта һәм гаилә терәгендә. Гаиләсендә татулык, җылылык, аңлашу булмаса уңышка ирешү дә авырдыр ул. Альфрид Дамир улының ныклы терәге һәм илһам чыганагы – аның чәчәк кебек гүзәл тормыш иптәше Гөлнара һәм өч кызлары – Ландыш, Ралина, Адалина. Гөлнара Марат кызы бүгенге көндә декрет ялында, төпчек кызлары Адалина яшь ярымлык, Ландыш 6нчы, Ралина 3нче сыйныфка керә. “Мин декретка чыкканчы авылыбызда балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләдем. Чәчәкләр үстерергә яратам, аеруча розалар үстерү белән мавыгам. Тормыш иптәшем гаиләгә дә вакыт бүлергә тырыша, кызларыбыз өчен өзелеп тора. Тренировкаларга аларны да һәрчак үзе белән ияртеп йөртә, ярышлардан да читтә калмыйлар. Спортка сөю балаларыбызга да бирелгән, алар волейбол, баскетбол, футбол уйнарга ярата. Призлы урыннар алып торалар. Гомумән, без спортка гаиләбез белән гашыйк. Берничә ел рәттән Уфада узган Кышкы спорт уеннарында катнаштык. Авылда, районда узган барлык спорт ярышларында да гаилә белән актив катнашабыз, ГТО нормативларын да тапшырдык”, – дип сөйләп үтте гаиләсе турында Гөлнара Марат кызы Дәүләтшина. Уңган, сәләтле, тату яшь гаилә балаларына, яшьләргә, тирә-күршеләргә үрнәк булып гомер итә. Чыннан да, мондый гаиләләр авылның күрке, бизәге дияр идем мин. Язмабыз геройлары авыл хуҗалыгы тармагының киләчәгенә ышана һәм үз хуҗалыкларын үстерүгә олы тырышлык, күп көч сала. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бәхетен туган авылында тапкан уңган гаиләгә киләчәктә дә эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булуын, бер-берсенең күңел җылысын тоеп, алма кебек балаларының бәхет-назына төренеп яшәүләрен телибез.