ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 август 2024, 05:25

Батырларга бирегез мәйдан!

"Башкорт аты" халыкара фестивале гөрли. Мәйданнарның берсендә батырлар бил алыша - билбау белән көрәш буенча (ирекле стиль) республика турниры бара.

Батырларга бирегез мәйдан!Батырларга бирегез мәйдан!
Батырларга бирегез мәйдан!

Мускуллар - көчергәнешле, йөзләр җитди, ә күңелләрдә - җиңүгә ышаныч.

- Мин 14 яшемнән көрәш белән шөгыльләнәм, ярышларга йөрим. Нәтиҗәләр дә бар. Һәр җиңү - әтием белән икебезнеке уртак җиңү, чөнки әтием - минем тренерым. Миннән еш кына "Көрәш - ир- егетләр шөгыле түгелме?" - дип сорыйлар. Юк, бу спортта кызлар да бик күп. Элек кызлар атта ла оста җилдергән, ук та аткан, беләгендә көче дә булган. Көрәш - ата- бабаларыбыздан калган йола, элек-электән башкорт, татар халкы мәйданнарга чыккан, көч сынашкан. Бүген дә бу матур традиция югалмаган, кечкенә балаларның милли спорт төре белән шөгыльләнүе аеруча куанычлы, димәк, аның киләчәге бар, - ди өч тапкыр дөнья беренчелеге чемпионы, дөнья кубогы чемпионы, узган елгы Европа чемпионы Белорет кызы Олимпия Махиянова.

Спорт кешене тәрбияли, үз-үзеңә ышаныч бирә, шуңадырмы, мәйдан тотучы егетләрнең һәм кызларның күңелләре тыныч, алар үз-үзләренең дәрәҗәсен белеп кенә көрәшкә чыга. Алар өчен күбрәк көярмәннәр борчыла, шуңа да әледән-әле "Ныграк тот!", "Егып сал!", "Бирешмә! Бирешмә!" - дигән тавышлар яңгырап китә, үгетләрне сызгыру, алкышлар бүлә - көярмәннәр шулай, кем сызгырып, кем алкышлап, үз батырларына көч биреп тора!

"Башкорт аты" фестивалендә берьюлы әллә ничә мәйданчыкта эш кайный: биредә Евразияның абориген токымлы атларын саклау һәм үрчетү буенча халыкара фәнни- гамәли конференция дәвам итә, үсмерләр арасында греплинг буенча ярышлар, "Ирәндек мәргәне", "Аударыш", "Ылак уены" кебек атлы ярышлар гөрли, "Башкорт атлары һәм спорт" темасына семинар бара, "Ирәндек" туристик- рекреацион кластер проекты буенча очрашу үтә, "Кара каплан" борынгы төрки хәрби уеннар буенча ярыш бара, бер сүз белән әйткәндә, Баймак җире гөрли, биредәге мәйдан атларны сөючеләр, аларны саклап калырга, үрчетергә тырышучыларны гына түгел, башкорт халкының мәдәни мирасы, борынгы спорт төрләрен, милли халык уеннарын, милли ризыклар, ата-бабалар кәсебен дәвам итүчеләрне берләштерә.

Халыкара фестивальнең эше чыннан да нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз!

https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-08-15/batyrlarga-biregez-m-ydan-3887328

Автор:
Читайте нас