+28 °С
Болытлы
Әлеге истәлекле вакыйга белән аларны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге һәм Киндеркүл мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Юбилярларга республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау хатлары белән истәлекле бүләкләре тапшырылды. “50 ел, бер мизгел кебек үтеп китте, көндәлек мәшәкатьләр белән сизми дә калдык. Әмма иң мөһиме, без бер-беребезгә карата мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне һәм үзара аңлашуыбызны саклап калдык. Барлык яшь парларга да алтын туйга кадәр бәхетле яшәргә телибез”, – ди Сәхибгәрәевлар. Аларны гаилә юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле, шатлыклы, озын гомер телибез!