Соңгы елларда Башкортстан Республикасында төбәк җитәкчелеге мәгарифне үстерү өчен эзлекле һәм системалы адымнар ясады. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров мәктәптә белем бирүне кам илләштерүне үз эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип билгеләде. Республикада мәгариф системасын үстерү юнәлешендә комплекслы эш башкарыла: матди-техник база ныгытыла, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен мотивация системасы формалаша, илдә белем бирүнең иң яхшы практикалары кертелә. Башкортстан Республикасы Башлыгы мәктәптә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүлә. Соңгы елларда Башкортстан Республикасында белем алу мөмкинлеген арттыру өчен зур адымнар ясалды. Бу яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне, шулай ук гамәлдәге уку йортларын модернизацияләүне үз эченә ала. Дистанцион укытуны һәм онлайн-платформаларны үстерү шулай ук белем алуны киңәйтүгә ярдәм итә. Мәктәпләрдә капиталь ремонт аерым роль уйный. 2019 елдан 2023 елга кадәрге чорда Башкортстан Республикасында 777 бина ремонтланган: алар исәбендә мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр урнаштыру, азык-түлек блокларына капиталь ремонт ясау, җылылык системасын реконструкцияләү, спорт залларына капиталь ремонт ясау. Капиталь ремонт һәм җиһазлау буенча федераль программа кысаларында, 37,6 мең бала өчен 140 мәктәп бинасы ремонтланган (2022 елда – 63 бина, 21 меңгә якын укучы, 2023 елда – 77 мәктәп бинасы, 16,6 мең бала). 2023 елда 29 муниципалитетта мәктәп биналары төзекләндерелгән. Тиздән яңа уку елы башлана. Район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар һәм 2024-2025 уку елына өстенлекле бурычлар турында район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы, җәмәгатьчелек фикере лидеры Илдус Фидус улы Шәйдуллин сөйли. – Илдус Фидус улы, мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеген ничек бәһалыйсыз? – Чакмагыш районының мәгариф учреждениеләре челтәрендә 12 мәктәпкәчә, 14 гомуми белем бирү һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Яңа уку елы алдыннан көтеп алынган вакыйга – 198 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп ачылачак. Ул икенче сменаны бетерергә мөмкинлек бирәчәк. 2024-2025 уку елында 3243 укучы мәктәп парталары артына утырачак, шуларның 270е – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. – Быел мәктәпләрдә төзекләндерү һәм капиталь ремонт буенча нинди эшләр башкарылды? – Чакмагыш районында барлыгы 19 мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү оешмасы бар. Яңа 2024-2025 уку елына әзерлек кысаларында барлык оешмаларда да косметик ремонт үткәрелде. Тозлыкуш урта мәктәбендә 1 млн 134 мең сумлык электрүткәргечләр, розеткалар һәм яктырткычлар алыштырылды, шулай ук 590 мең сумлык 120 метр җылылык трассасы ремонтланды. Иске Бәшир авылының Советлар Союзы Герое Г. Лтыйпов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбенең «Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында “Башкортстан Республикасындагы Авыл җирендә урнашкан гомум белем бирү оешмаларында мәдәният һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру чараларын гамәлгә ашыру максатында спорт залы ремонтланды, түшәмнәр буялды, җылыту радиаторлары, электр үткәргечләре һәм яктырткычлар алыштырылды. Бу эшләргә 586 мең сум юнәлтелде. БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов ярдәме белән Юмаш урта мәктәбендә тәрәзәләр пластик конструкциялегә алмаштырылды, Яңа Балтач урта мәктәбендә җылылык торбалары, ә Рапат урта мәктәбендә Җирле инициативаларны хуплау программасы буенча мәктәпкә керү урыны ремонтланды. Мәгариф оешмаларын саклау сигнализациясен монтажлау буенча 802 мең сумлык эшләр башкарылачак. 2025 елда Имәнлекүл урта мәктәбенә һәм Чакмагыш 5нче балалар бакчасына капиталь ремонт башлау күз алдында тора. – Җәйге чорда районда мәктәп яны лагерьларында ничә бала сәламәтлеген ныгытты? – Быел каникул вакытында гомум белем бирү учреждениеләре базасында 1055 баланы берләштергән 15 көндезге лагерь, 532 бала йөргән 15 хезмәт һәм ял лагере эшләде. Башкортстан Республикасының балаларны савыктыру лагерьларында 105 бала ял итте. Авыр тормыш хәлендә калган 45 бала Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы «Горский» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесендә сәламәтлекләрен ныгытты. Язгы чорда 255 баланы кабул иткән 10 көндезге лагерь эшләде. Республика лагерьларында 17 укучы ял итте. Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 6 бала язгы чорда Дүртөйле районының "Венеция” санаторий-профилакторие"нә барды, җәйге чорда 5 бала Шаран районының «Бригантина» шәһәр яны лагерендә ял итте. – Соңгы елларда район мәктәпләрендә барлыкка килгән “Үсеш нокталары” үзәкләре турында да сөйләп китегез әле. – «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Чакмагыш гимназиясендә һәм беренче урта мәктәптә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылды. 2021 һәм 2022 елларда районның 7 мәктәбендә – Рәҗәп, Имәнлекул, Калмашбаш, Аблай, Тозлыкуш, Үрнәк, Юмаш авылларында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачылды. 2023 елның сентябрендә мондый заманча үзәк Яңа Балтач урта мәктәбендә барлыкка килде. Агымдагы елның сентябрь башында Тайняш авылында тагын бер «Үсеш ноктасы» үзәген ачу планлаштырыла. Мәктәп педагоглары инде квалификация үстерү курсларын үтте. «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге эшчәнлеге өчен физика, биология һәм химия кабинетлары бүленде, аларның һәрберсе мәктәп һәм сыйныфтан тыш (проект) эшчәнлек өчен җиһазландырылган. Бирегә химия буенча төп дәүләт имтиханы җыелмалары һәм күпфункцияле җайланма, ноутбуклар, цифрлы микроскоп, электрон компонентлар һәм программалаштырыла торган гомум белем бирү конструкторы, робототехник платформаларның укыту җыелмасы, нейротехнологияләр буенча укыту лабораториясе һәм башка җиһазлар кайтарылды. «Мәгариф» милли проектының «Санлы белем бирү мохите» проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә районның 8 мәктәбендә цифрлы белем бирү мөхите моделе кертелде. 2023 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбендә проект буенча мәктәпкә 1 күпфункцияле җайланма, 3 видеокамера, 2 телевизор стойкасы, 32 ноутбук, 2 телевизор кайтарылды. 2023 елга «Һәр баланың уңышы» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә, Тайняш урта мәктәбендә республика ярдәме белән спорт җиһазлары кайтарылды һәм урнаштырылды. «Киләчәккә билет " 6-11 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү проекты. 2023 елда әлеге проектта Чакмагыш районыннан 270 укучы катнашты. Мәгариф учреждениеләренең педагог-навигаторлары тарафыннан онлайн-диагностикада катнашкан һәм платформага кушылган укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре оештырылды. Әлеге проект буенча 2-11 сыйныф укучылары «ПроеКТОриЯ» ачык онлайн-дәресләрендә катнаштылар. Үрнәк, Рапат, Тозлукыш, Аблай урта мәктәпләреннән 63 укучы «Киләчәккә билет лабораториясе» мультимедиа күргәзмәсендә катнаштылар. – Илдус Фидус улы, мәктәпләрдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе нинди хәлдә? Укытучылар җитәрлекме? Алар грантларга да еш лаек була, дип ишетәбез. – «Земство укытучысы» программасы буенча Имәнлекул урта мәктәбенә ике укытучы кабул ителде. Соңгы елларда район мәктәпләренә 11 яшь белгеч кайтып, төрле фәннәрдән белем бирә башлады. “Башкортстан Республикасының авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар" конкурсында катнашып, бик күп педагогларыбыз җиңү яулауга иреште, 690 мең сумлык акчалата грантлар белән бүләкләнде. 2020 елда – 5 укытучы, 2021 елда – 5 укытучы, 2022 елда – 2 укытучы, 2023 елда – 5 укытучы, 2024 елда 2 укытучыбыз бу лаеклы бүләккә ия булды. “Иң яхшы укытучыларга педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен” премияләр бирү конкурсында катнашып, 200 мең сум акчалата бүләк алуга өч укытучы иреште. «Башкортстан Республикасының полилингваль күппрофильле гомум белем бирү оешмаларында билингваль һәм полилингваль нигездә укытучы” конкурсында 2023 елда Имәнлекул урта мәктәбе укытучысы җиңүче булды һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Чакмагыш районы мәгариф оешмаларында вазыйфаларны һөнәри стандартларга туры китерү буенча эш дәвам итә. Район мәгариф оешмаларында 35 яшькә кадәрге 69 яшь педагог эшли, педагогик хезмәткәрләрнең кадрлар составы даими яңартыла. Шуның белән бергә, 2024-2025 уку елына Чакмагыш районы гомум белем бирү оешмаларында укытучыларга бераз кытлык күзәтелә. – Быел мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары турында ниләр әйтә аласыз? – Быел 104 укучыбыз олы тормыш юлына аяк басты. Шуларның 15-е I дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен», 13се II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медальләре алды. Безнең чыгарылыш укучылары ирешкән уңышлары белән сөендерделәр. Укучыларның 30% ы Бердәм дәүләт имтиханын югары балларга тапшырды. 15 августка 95 укучының уку йортларына кабул ителүе турында мәгълүмат бар. Шулардан 62 укучы – Башкортстан Республикасының югары уку йортларында (81%), 15 укучы (65%), көллиятләрендә белем алачак. Республика чикләреннән тыш 18 укучы укырга кергән, бу 19% (Санкт-Петербург–1, Мәскәү–3, Удмуртия Республикасы–2, Татарстан Республикасы–12). – Район мәктәпләренең автопаркы турында да берничә сүз әйтеп китегез әле. – Русия төбәкләрендә мәктәп транспортын яңарту буенча федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда Тозлукыш урта һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенә автобуслар кайтарылды. Бүгенге көндә районның мәгариф учреждениеләрен күзәтү системасы белән җиһазланган барлыгы 28 автобус хезмәтләндерә. – Район мәктәпләре төрле юнәлешләрдә югары дәрәҗәләргә ирешеп килә. Бераз мактану да кирәктер. – Мәгариф учреждениеләре төбәк һәм Бөтенрусия конкурсларында актив катнаша. Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабына 46 бала чакырылган иде, шуларның 8е фәннәр буенча призер булды. 2023-2024 уку елында Чакмагыш районының барлык мәгариф учреждениеләре укучылары Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокка олимпиадада (1-8 сыйныфлар өчен) катнаштылар. Мәктәп этабында 1269 укучы катнашты, муниципаль этапта 781 укучы көчен сынады. Шулардан 204 укучы җиңүче һәм призер булды. Олимпиаданың йомгаклау төбәк этабына 103 укучы чыкты. Шулардан Чакмагыш гимназиясендә укучы Ильяс Байгускаров җиңүче, 31 укучы призер булды. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 2-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасының муниципаль этабында 204 укучы катнашты. Олимпиаданың йомгаклау республика этабына 14 укучы чыкты. Анда гимназиянең 5 укучысы, Юмаш һәм беренче урта мәктәпләрдән берәр укучы җиңүче булды. – 2024-2025 уку елында укучыларны нинди яңарышлар көтә? Киләчәккә куелган максатлар һәм планнар? – 2024 елның 1 сентябреннән «Технология» предметының исеме “Хезмәт”кә үзгәрәчәк. Ул биш мәҗбүри һәм өч вариатив модульне үз эченә алачак: “Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», "Компьютер графикасы. Сызым», «Робототехника», "3-D модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру». Программасын сайлап өйрәнергә мөмкин булган вариатив системалар: "Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек», "Үсемлекчелек". Мәктәпкә барлыгы 272 сәгать “Хезмәт” предметы тәкъдим ителә. Ул 5, 6, 7 сыйныфларда — атнага 2 сәгать, 8-9 сыйныфларда — атнага 1 сәгать керәчәк. Башлангыч сыйныфларда предмет дүрт модульне үз эченә ала. Алар өчен “Хезмәт"дәресе атнага бер тапкыр узачак. Яңа уку елыннан “Тормыш иминлеге нигезләре” дәресе урынына “Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау” дәресе булачак. Ул СССР мәктәпләрендә укытыла торган башлангыч хәрби әзерлек дисциплинасының комплекслы версиясе булачак. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча булачак дәресләрнең максаты – ватанпәрвәрлек тәрбияләү, мәктәп укучыларын беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен үзләштерү һәм гадәттән тыш хәлләрдән тиз чыга белергә өйрәтү. Безнең төп бурыч: укучыларга тормышта үз урыннарын табу өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә торган сыйфатлы белем алуны тәэмин итү, шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, мәктәптә туклануның сыйфатын күтәрү. Без социаль үсеш институтлары буларак мәктәпкәчә, гомум, өстәмә белем бирү системаларын модернизацияләү, мәктәпкәчә белем бирү инфраструктурасын мәгълүматлаштыру һәм яңарту, укучыларның барлык категорияләренә заманча таләпләр нигезендә сыйфатлы белем алуда тигез мөмкинлекләр бирү өчен шартлар тудыру, мәгариф системасының матди-техник базасының яңаларын төзү һәм булганнарын реконструкцияләү исәбенә ныгыту, мәгариф даирәсенең һәм педагогик хезмәткәрләргә дәүләт ярдәме системасының кадрлар потенциалын үстерү, балаларның ялын һәм сәламәтлеген оештыруны камилләштерү мәсьәләләрен өстенлекле итеп куябыз. Мәктәпләр, гомумән алганда, яңа уку елында балаларны кабул итәргә әзер. Тиздән укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен мәктәпләрнең ишекләре ачылачак. Без аларны көтеп калабыз! – Әңгәмәгез өчен рәхмәт!