Бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы кайгы юктыр… Бүген Аблай авылы халкы Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз Максим Валерьевич Касыймов белән хушлашты. Яугирне озатырга бик күп кеше җыелды. Матәм митингында катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Үрнәк авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова кыю йөрәкле якташыбызны җылы сүз белән искә алып, мәрхүмнең якыннары, туганнары, дусларының авыр кайгысын уртаклашты. Һәлак булган гвардия матросы, 3нче мотоукчылар бүлегенең пулеметчысы Максим Касыймов 1987 елның 3 мартында Аблай авылында дөньяга килгән. Туган авылында 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чакмагыш авыл һөнәри техник училищесында укып, һөнәр алып чыга. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы” җәмгыятендә, юл төзелеше тармагында хезмәт сала. 2024 елның 21 маенда контракт төзешеп, үз теләге белән илебезне якларга юл тота. Агымдагы елның 30 июненьдә Луганск һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган. – Батыр якташыбыз башка бик күп якташларыбыз кебек, дәүләт мәнфәгатьләрен якларга чакырганда куркып калмады, батыр сугышчы булды, йөрәге кушуы буенча илебезне нацизмнан сакларга карар кылды. Максим бик тәрбияле, актив егет иде. Ул безнең һәм якыннарының йөрәкләрендә һәрвакыт шундый булып калачак. Хөрмәтле Дамира Рәлиф кызы! Лена Викторовна! Без барыбыз да авыр кайгыгызны уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз Тыныч йокла, Максим Валерьевич! Синең исемең, синең батырлыгың безнең йөрәкләребездә мәңгегә сакланыр, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев, матәм митингында чыгыш ясап. – Без бүген чын геройны, Ватаныбызның чын патриотын соңгы юлга озатабыз. Аны барыбыз да яхшы белә идек. Ул Аблай җирендә туган, механизаторлыкка укыган. Берникадәр вакыт безнең хуҗалыкта механизатор-слесарь булып эшләде. Быел яз аенда ул кулына корал тотып, Ватаныбызны сакларга дигән аңлы карар кылды. Аны яудаш иптәшләре, командирлары да хөрмәт итте. Ахырга кадәр хәрби антына тугры калган якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак була. Бүген яугирнең якыннары белән бергә бөтен республика кайгыра. Көч һәм сабырлык сезгә! Авыр туфрагың җиңел булсын. Илебез өчен җанын корбан иткән барлык каһарманнарга мәңгелек дан! – диде җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика парламенты депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән барысының да авыр кайгысын уртаклашып. Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова да Максим Валерьевичның чын ир-егет, туган җиренең патриоты булуын билгеләп үтте: – Бүген безнең авыл ачы кайгы кичерә. Асыл ир-егетебез Максим әле тимер өзәрдәй, яшнәп яшәрдәй вакытында вафат булды. Ул үз теләге белән Ватаныбызны якларга дип, махсус хәрби операциягә юлланды. Чөнки Туган илен саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең киләчәгебез якты булсын дип май аенда ул кулына корал алды. Кызганычка каршы, аның гомере өзелде. Ләкин авылдашыбызның батырлыгы, кыюлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Аның якыннарына күркәм сабырлыклар телим. Максимның авыр туфрагы җиңел булсын, караңгы гүрләре якты булсын. Тыныч йокла, Максим! Без, авылдашларың, сине беркайчан да онытмасбыз! 37 яшьлек Максим Касыймов һәләк булганнан соң туган авылы зиратында җирләнде. Ул барыбызның да хәтерендә үз иленең чын патриоты, игелекле, ачык күңелле, максатчан, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел кеше булып, мәңгегә хәтеребездә калачак.