Бүген алар Чакмагыш гимназиясе һәм 4нче “Әкият” балалар бакчасында уздырылды. Көн тәртибенә гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру, уку елы башыннан яңа предметлар керту мәсьәләләре чыгарылды. Секцияләрдә август конференциясендә яңгыраячак мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләрен анализ ясадылар, узган уку елында ачыкланган төп проблемаларны билгеләделәр. Башлангыч гомум белем бирү педагоглары өчен секция эше кысаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, белем бирү процессында функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнары, башлангыч сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгын арттыруда дәрестән тыш эшчәнлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Укытуның тәрбия функциясен күтәрү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Укучыларны Русия халкының төп кыйммәтләренә, шул исәптән гаилә кыйммәтләренә тарту, кече яшьтәге мәктәп укучыларын гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, «Русия бөркете» федераль проектын гамәлгә ашыру бурычларын билгеләделәр. Укытучылар мәктәптә белем бирү мохитен куллану, кече сыйныф укучыларының метапредметик компетенцияләрен формалаштыру буенча мастер-классларда актив катнашты. Тәкъдим ителгән чаралар яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп эшләнде. Семинарда катнашучылар сорауларга квалификацияле җаваплар, уңай энергия һәм педагогик оптимизм алды.