Ира апа 1949 елның август аеның уңышны җыеп алу һәм үз кулларың белән үстергәннәргә сөенү мизгелләренә тулы күркәм мәлдә – 27 август көнендә Рәҗәп авылында Әһәдуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Бала чагыннан ук ул аң-белемгә омтылучанлыгы, максатчанлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң аның хезмәт юлы Чакмагыш беренче урта мәктәбендә пионервожатый вазыйфасында башлана. Бер елдан соң ул читтән торып Бөре педагогия институның биология факультетына укырга керә. Тырыш кыз институтта укыганда да сынатмый, алты елдан соң кулына диплом алып, туган ягында балаларга белем бирә башлый. 1968-1979 елларда Ира Нуретдин кызы Үрнәк урта, башлангыч Нур, Рәҗәп мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны укыта. 1979 елда Рәҗәп урта мәктәбендә биология фәненнән белем бирә, 1983 елдан Югары Аташ сигезъеллык мәктәбендә эшли. 1986-2001 елларда шушы мәтәпнең директоры була. Бу бик җаваплы эшне дә җиренә җиткереп башкара ул. Эшләгән дәверендә актив җәмәгатьчелек эшчәнлегендә дә кайнарга вакыт таба. 1979 елдан Советлар Союзының Коммунистлар партиясе әгъзасы була. Комсомол һәм партия оешмасының пропагандалаучысы, агитатор, сайлау участогы комиссиясе рәисе һәм урынбасары була. 1986 елда Башкортстан өлкә комитетның марксизм-ленинизм университетының икътисадый сәясәт бүлекчәсен тәмамлый. Беренче квалификация категориясенә ия була. 1990 елда “Халык мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. 2004 елдан Ира Нуретдин кызы хаклы ялда. 75 яшен тутырса да, актив тормыш позицияле райондашыбыз, пенсиядә булуына карамастан, бүген дә кул кушырып утырмый, йөгереп дөнья көтә. 40 еллап педагогик стажга ия Ира Нуретдин кызын авылдашлары, укучылары хөрмәт итә һәм онытмый. Гомеренең күп елларын мәктәпкә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогия хезмәте ветеранын бүген дә хөрмәт итәләр һәм онытмыйлар. Шушы көннәрдә ул үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш кертүе, районда уздырыла торган хәрби-патриотик чараларда актив катнашуы өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Минем хезмәт стажым 38 ел. Күп еллар башлангыч сыйныфларны укыттым һәм Югары Аташ авылы мәктәбендә директор вазыйфасында эшләдем. Үз эшемне мин һәрчак намус белән башкардым. Менә хәзер егерме ел инде хаклы ялдамын. Минем хезмәтемне югары бәһалап, хөрмәт итеп, бүләкләү тантанасына чакырулары өчен район башлыгына һәм аның хезмәттәшләренә зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул, тантаналы чарадан соң. Язманың дәвамы белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз