ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 август 2024, 12:15

Районыбыз “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары федераль конкурста җиңү яулады!

• Агымдагы елның 26 апрелендә районыбыз “Беренчеләр хәрәкәте” кураторлары һәм активистлары беренчел бүлекләрнең федераль конкурсында катнашты.

Районыбыз “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары федераль конкурста җиңү яулады!Районыбыз “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары федераль конкурста җиңү яулады!
Районыбыз “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары федераль конкурста җиңү яулады!

Конкурс нәтиҗәләре буенча Чакмагыш беренче урта урта мәктәбе, гимназия, Иске Калмаш урта мәктәбе командалары җиңүче булдылар һәм 200 мең сум акчалата призга лаек булдылар. Алар бу бүләкне үзләренең беренчел киңлекләрен үстерүгә тотынырга ниятлиләр. Җиңүгә ирешү юлында конкурста катнашучыларга өч тематик блок биремнәрен үтәргә туры килде: «Безнең беренчел бүлекчә», «Социаль әһәмиятле эш» һәм «Бердәм гамәлләр көннәре». Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да тик җиңүләр генә яулап, максатларына ирешүләрен теләп калабыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас