Анда муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколов, махсус хезмәтләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, биләмә депутатлары, авыллар старосталары, биләмәдә эшчәнлек алып баручы оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм коллективлары, авыллар халкы катнашты.
Чараны ачып, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев җыелышның көн тәртибен игълан итте һәм җирлекнең социаль-икътисади хәле, 2023-2024 елларда башкарылган һәм алдагы елларга билгеләнгән эшләр белән таныштырды. Артабан махсус хезмәтләр белгечләре биләмә халкы алдында чыгышлар ясап, борчыган сорауларга җавап бирделәр. Чарага йомгак ясап, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов җыелышта сүз алып барылган һәр мәсьәләгә аерым тукталып, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде һәм биләмәдә алып барылган эшләрдә актив катнашкан Марат Хәсәнша улы Мусинга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатын тапшырды.