Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, хокук саклау органнары, район үзәк дәваханәсе, янгынга каршы көрәш, юл төзү-ремонтлау хезмәте вәкилләре катнашты. Биләмә башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова җирлекнең яшәеше, эшчәнлекләре буенча хисап тотты, алга таба планнары белән таныштырды. Чарада шулай ук мошенниклык, балаларның юл-транспорт травматизмын, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуны профилактикалау, дәүләт пенсия тәэминаты темасына зур игътибар юнәлтелде. Халык та үзен борчыган проблемаларны район башлыгына җиткереп, сорауларына җентекле җавалар алды.