Анда муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш районындагы филиалы директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгының урынбасарлары, хокук саклау органнары, янгынга каршы көрәш, сәламәтлек саклау, юл төзү-ремонтлау хезмәте вәкилләре катнашты. Чараны биләмә башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев ачты һәм алып барды. Ул җирлектә эшләнгән эшләр, авылның тормыш-көнкүреше турында сөйләп үтте. Биредә җыелучы халык алдында мошенниклыктан саклану, янгын хәвефсезлеге, медицина ярдәме алу кебек мөһим темалар буенча чыгышлар да бик фәһемле һәм файдалы булды. Халык үзен кызыксындырган сорауларын биреп, аларга анык җаваплар алды.