ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 август 2024, 05:45

Балалар иминлеге – беренче планда

Имин булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаган балаларның яшәү, тәрбияләнү шартларын комплекслы тикшерү, гражданнар арасында җинаятьчелекне һәм социаль калыпка сыймаган яшәү рәвешен профилактикалау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатларында яңа уку елы алдыннан имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе Чакмагыш авыл биләмәсендә яшәүче гаиләләрнең йортларында булды. 

Балалар иминлеге – беренче пландаБалалар иминлеге – беренче планда
Балалар иминлеге – беренче планда

Чара балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауга, социаль хәвефле хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә ата-ана бурычларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелде. Әти-әниләр белән балаларны тиешенчә тәрбияләү, янгын хәвефсезлеге, балаларның өйдә, тышта хәвефсезлегенә бәйле һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча әңгәмәләр үткәрелде.

Балалар иминлеге – беренче планда
Балалар иминлеге – беренче планда
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас