ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 август 2024, 05:35

Бердәм булганда гына эшләр алга бара

Муниципаль район хакимияте вәкилләре халык белән очрашуларын дәвам итә. Чираттагы мондый очрашу Юмаш авыл биләмәсендә үтте. Билгеләнгән вакытка Юмаш күпфункцияле авыл клубына биләмә халкы җыелып, җитәкчеләр белән ел әйләнәсенә башкарылган эшләр, киләчәккә куелган максатлар белән уртаклашты, фикер алышты.

Бердәм булганда гына эшләр алга бараБердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара


Очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәукать кызы Гарифуллина, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Чараны авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Гарифуллина ачты һәм алып барды.
Биләмә башлыгы агымдагы елда авыл хакимиятендә башкарылган эшләр һәм киләчәккә куелган максатлар белән таныштырды.
“2023 елда Юмаш авыл биләмәсе территориясендә ике рөхсәтсез чүплек бетерелгән. Ел саен биләмәдә республика һәм муниципаль программа кысаларында юллар төзекләндерелә. Узган елда Макаровка авылының Урман урамына юл салынды, агымдагы елда Уйбулат авылының Әлмәнов урамындагы юлның бер өлешен ремонтлау проекты белән Җирле инициативаларны хуплау программасына кердек. Бүгенге көндә юлны төзекләндерү эшләре башлану этабында. Агымдагы елда хуҗалык ярдәме белән Юмаш урта мәктәбенең тәрәзәләре пластик конструкциялегә алмаштырылды.
Менә инде берничә ел рәттән Юмаш авылы биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, авылларны төзекләндерү юнәлешендә алга атлый. 2023 елда әлеге программа ярдәме белән Юмаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы сатып алынды, Митрә-Әюп авылы хоккей тартмасы янәшәсендә яктырту җайланмасы ясалды. Урындагы бюджет исәбенә Юмаш урта мәктәбе янында светофор урнаштырылды.
Республикада 2023 ел Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Тематик ел «Атайсал» проектының дәвамы булды, ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Атайсал проекты буенча Юмаш авылында агачлар утыртылды, Уйбулат авылында чишмә төзекләндерелде, Яңа Семёнкино авылы зиратының коймасы алмаштырылды. Шунысы сөенечле: авыл халкы үз теләкләре белән берләшеп, балалар мәйданчыкларын, йорт ишегалларын, чишмәләрне тәртипкә китерәләр.
2024 елның язында Яңа Семёнкино авылы халкы иске клубның коймасын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне алыштырды. Агымдагы елның июль аенда Яңа Почкак авылы халкы тәкъдиме белән авылга нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган «Саумысыз, авылдашлар” чарасын уздырдык. Авыл халкы яз башында ук бәйрәмгә әзерләнә башлады: картайган агачлар киселде, гомум файдаланудагы территорияләр төзекләндерелде, коймалар ремонтланды.
2023 елда Бердәм тавыш бирү көнендә Юмаш авыл Советына депутатлар сайлау узды. Советка авыл җирлегенең актив, инициативалы 10 кешесе сайланды. Бүгенге көндә депутатларның берсе үз теләге белән махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклый. Анда Юмаш авыл биләмәсеннән 26дан артык кеше батырлык өлгеләре күрсәтә. Авыл халкы бердәмләшеп, гуманитар ярдәм җыюга да үз өлешен кертә. Ел дәвамында без Бөек Ватан сугышы ветераннары турында да онытмыйбыз. Бүгенге көндә авыл җирлегендә бары тик бер ветераныбыз – Рифгать Фаяз улы Баянов кына бар. Узган елда аны котларга Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкаручы Ришат Нурахман улы Халиков килде.
2024 елның 6,7 һәм 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советына депутатлар сайлаулар узачак. Сайлауларны уздыру өчен 3275, 3276, 3277 һәм 3278 номерлы 4 участок сайлау комиссиясе үз эшләрен башкара. Авыл җирлеге буенча сайлаучыларның гомум саны 1736 кеше тәшкил итә.
2025 елга планнарда киләчәктә дә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу, Каратал авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле территориясен төзекләндерү, яңа койма ясау, Макаровка авылының иҗтимагый территорияләрен, һәйкәлне, юлларны төзекләндерерү һәм башкалар күзаллана.
Югарыда санап үтелгәннәрнең барысы да муниципаль район җитәкчелегенең, хуҗалык һәм учреждениеләр, депутатлар, авыл җирлеге эшмәкәрләренең актив ярдәме белән мөмкин булды”, – диде биләмә башлыгы, сүзен йомгаклап.
Артабан телефон мошенниклыгыннан саклану, балигъ булмаганнар тарфыннан юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу, аныклап әйткәндә, мототранспортка идарә итәргә хокуклары булмаган килеш бу транспортка идарә итү һәм моның өчен үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен каралган административ җаваплылык, янгын хәвефсезлеге, авылда яшәүчеләрнең медицина ярдәмен алу, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов та авыл халкы алдында эчтәлекле чыгыш ясады, биләмәдә хуҗалык ярдәме белән башкарылган күләмле эшләр хакында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Юмаш авылында яшәүче Валерий Александрович Кузьминга авыл биләмәсен төзекләндерүдә актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Район җитәкчесе очрашу барышында халыкны борчыган сорауларга җавап бирде, авылның бүгенгесе һәм киләчәге хакында бергәләп фикер алыштылар.

Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Бердәм булганда гына эшләр алга бара
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас