ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 август 2024, 07:05

Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя

«Эшмәкәрлек сәгатьләре» – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров керткән иң беренче һәм уникаль тармак сәгате.

Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куяУйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя
Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя

Бу уникаль системалы корал, аны гамәлгә ашыру республикага инвестицияләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Эшмәкәрлек сәгатьләре утырышлары составына республиканың хакимият органнары, җирле үзидарә һәм Башкортстанда эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче башка оешма вәкилләре керә. Әлеге чара яңа эш урыннары булдыруга, эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә һәм социаль-икътисадый хәлне яхшыртуга ярдәм итә. Эшмәкәрлек сәгатлләрендә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләргә һәм җитештерү тармакларына игътибар бирелә. Мондый утырышлар республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын дәлилләп, Радий Хәбиров башлангычында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Башкортстан Республикасының инвестицион сәясәтенең төп коралына әйләнгән мондый форматлы утырышлар Русиядә иң яхшы практикаларның берсе дип танылды.
Чакмагыш районында да кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев “Эшмәкәрлек сәгатьләре”н даими үткәрә. Бүгенге көндә район хакимиятендә 30дан артык мондый очрашу үткән. Узган атнада чираттагы “Эшмәкәрлек сәгате”нә язмам герое – Нәфисә Гыйльметдинова килде. Аның белән сезне гәзит битләре аша таныштырган идем инде.
Киез тукыма белән мавыккан райондашыбызның яраткан һөнәре әкренләп керем китерә торган бизнеска әйләнә. Күңелен куандыра торган бизәкләрдән Нәфисә Рабис кызы эшмәкәр булып китә – бүгенге көндә районда киез тукыма белән эш итү үзәге бар. 2021 елның августында ул үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Аның киездән башкарылган кул эшләре бүгенге көндә район һәм республика кунаклары өчен үзенчәлекле сувенирга әверелде. Кул остасы Нәфисә Гыйльметдинованың эшләрен башкалабыз Уфаның сувенир салоннарында, шулай ук Башкортстан Республикасының "Агыйдел" башкорт сәнгать кәсепләре кибетләрендә табарга була – предприятие аның сувенир продукциясен гамәлгә ашыру өчен сатып ала.
Соңгы елларда Нәфисә Гыйльметдинова республика музейларында һәм галереяләрендә, район Тарихи туган якны өйрәнү музеенда берничә шәхси күргәзмә оештырды.
“Менә шулай бер уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куялар. Дәүләт ярдәмен алган чакмагышлыларның эше уңышлы барыр, дип ышанабыз. Районы территориясендә үз проектларын гамәлгә ашырырга теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз. «Эшмәкәрлек сәгате»нә Башкортстан Республикасының Инвестиция порталында язылырга мөмкин: https://investrb.ru/ru яисә 8(34796)3-18-53 телефоны буенча”, – ди җәмәгатьчелек фикере лидеры, бизнес-шериф Рима Рим кызы Рәхимова.

Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя
Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя
Уйламаган җирдән эшмәкәргә дә әйләнеп куя
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас