ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 август 2024, 06:15

“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”

“Без  балаларыбыз белән мәктәптә үткәргән елларның алар өчен иң яхшы мизгел булуын да кайгыртырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, республикабызның мәгариф системасында тупланган иң яхшы мәктәп традицияләрен саклап калу мөһим”  – Радий Хәбиров (2019 елның 16 август мәгариф буенча республика август киңәшмәсенең пленар утырышындагы чыгышыннан).

“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”

 

Республикада мәгариф – иң эре һәм мөһим тармакларның берсе. Башкортстанда мәгариф учреждениеләрендә белем бирү белән беррәттән, патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Балаларга патриотик тәрбия бирү – бүгенге көндә аеруча актуаль, мөһим мәсьәләрнең берсе. Яшь буынны халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләрендә тәрбияләү педагоглар эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора.

         Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров мәктәптә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә. Аның шәхси контроле астында Патриот паркы проекты гамәлгә ашырыла һәм үсеш ала.  

          Мәгариф учреждениеләрендә Русия Герое генерал-майор М.М. Шәйморатов хөрмәтенә аталган 186 сыйныф ачылды. 2022 елда Русия Герое Максим Серафимовка багышланган "Патриот" хәрби-патриотик паркы эшли башлады. Ачылу вакытыннан алып 6642 укучы өчен укулар үткәрелгән, шулай ук 2559 укучы өчен хәрби-патриотик сменалар оештырылган. Республикада илдә иң яхшы "Геройлар узышы" трассаларының берсе булдырылды, аннан теләгән һәркем файдалана ала. Хәзерге вакытта парк төзелешенең дүрт фазасының икенчесе төгәлләнә, ул бүген мәгариф һәм иҗтимагый берләшмәнең мөһим үзәге буларак танылды. 397 мәктәп Русия Федерациясенең дәүләт символлары белән җиһазландырылган.

         6 августта Русия Федерациясе Герое Максим Владимирович Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында “Русия бөркетләре. Хыяллар шәһәре” төбәк профильле сменасы ачылды. Смена 3 һәм 4 сыйныф укучыларыннан торган 12 отрядны – төбәк конкурсында сайлап алу җиңүчеләре булган 350 укучыны – «Русия бөркетләре» программасы активистлары һәм “Русия бөркетләре” сменасында белем алган 30 остазны берләштерде. Анда   бушлай ял итү хокукына безнең районнан  региональ этап җиңүчеләре булган  Чакмагыш гимназиясенең  Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге 3Г сыйныфы укучылары ия булды.       Сменаның беренче көнендә үк укучылар отрядларга бүленеп, бер-берсе белән танышты. Алар белән команда туплау һәм берләшү уеннары уздырылды, ә кичен сменаны ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова да катнашты.

         Сменаның һәр көне «Русия бөркете» программасының барлык 7 трегын беркетүгә багышланган “Орленок-Эрудит” – танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеге аша балаларның интеллектуаль үсеше,  “Орленок – тарихи хәтерне саклаучы” – үз гаиләсенә, кече Ватанына, гореф-гадәтләренә һәм ил тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, “Орленок-оста” – сәнгатькә һәм хезмәткә мәхәббәт формалаштыру, иҗади сәләтләрне һәм эстетик зәвыкны үстерү, “Орленок-Лидер» –  балаларның лидерлык сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен ачу, “Орленок-Спортчы” – спортка кызыксыну уяту һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру,  “Ирекле бөркет” –   балаларда волонтерлык потенциалын ачу, “Орленок-Эколог” – экологик мәдәният турында күзаллаулар һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт булдыру юнәлешләре буенча  чараларны үз эченә алды. 

         Сменаның төп юнәлешләре – балаларда мөстәкыйльлекне һәм командалы эшчәнлекне үстерү, рухи-әхлакый кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәтне үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм балада әхлакый сыйфатларны формалаштыру. “Патриот” паркының “Авангард” укыту-методика үзәге укытучылары һәм белгечләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, радиация, химик һәм биологик яклау юнәлеше буенча әзерлек, топография, ут, һава-десант әзерлеге кебек юнәлешләрне өйрәнде.

           14 августта яшь гимназиялеләр  Чакмагышка   истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай, бихисап тәэссоратлар белән кайтты. Укучыларның әти-әниләре дә, балалар да җәйге ялның мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү мөмкинлеген оештыручы  гимназия җитәкчелегенә һәм Алия Фәһим кызы Әхмәтҗановага   рәхмәтле.  

         “Күпчелек укучыларым һәм минем өчен дә бу беренче тәҗрибә алу булды. Лагерьдә ял итү бик яхшы оештырылган,  биредә бөтен шартлар да бар. Анда   спорт-сәламәтләндерү, интеллектуаль-танып-белү, мәдәни, хәрби-патриотик кебек төрле юнәлешләр буенча төпле эшчәнлек оештырылган. Шушы бер атна дәвамында мин укучыларым белән янәшә булдым. Сыйныф белән бергә күңелле ял иттек! Балаларыбызның җәйге ялы күңелле, кызыклы һәм файдалы үтүеннән мин бик канәгать”, – диде җәмәгатьчелек фикере лидеры @Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова. 

            Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә ватанпәрвәрлекне  үстерү аерым әһәмияткә ия. Ул яшь буында гражданлык тәңгәллеген формалаштыруга ярдәм итә. Бу балаларга һәм яшүсмерләргә үзләренең туган илнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен хөрмәт итәргә мөмкинлек бирә. Патриотлык үз Ватаныңның киләчәге өчен җаваплылык хисе тәрбияли. Белем бирү учаклары укучыларда үз иленә карата хөрмәт тәрбияли, аны үстерүдә һәм яхшыртуда катнашырга омтылуны стимуллаштыра.

         “Патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге гимназиябезнең һәр укучысына кагыла, балаларга «Ватан»,  “Туган як” , “яклаучы” сүзләренең мәгънәсен искә төшерә. Гимназиянең бурычы – укучыларга белем бирүдән  тыш, аларда үз иле гражданнары буларак, Ватанны саклый, аны сөя, аның чын патриотлары була белергә тиешлегенә тирән ышаныч тәрбияләү”, – ди гимназия директоры, җәмәгатьчелек фикере лидеры @Айгөл  Әнвәр кызы Әхмәтҗанова.

“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
“Сыйныф белән бергәләп күңелле ял иттек!”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас