Радий Хәбиров республикабыз Башлыгы вазыйфасында эшли башлагач Башкортстанда эчке туризм үсеше белән бәйле вәзгыятьне кискен, дип атаган иде. Ул бу проблеманы кирәкле инфраструктура булмау белән бәйләде. Республика Башлыгы кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче компанияләр өчен грантлар һәм субсидияләр, салым ташламалары һәм административ йомшартулар системасын булдыру турында карар кабул ителде. Пандемия һәм махсус хәрби операция вакытында кискен мәсьәләләрне хәл итүгә финанслауны яңадан бүлү белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, туристлык юнәлеше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып санала. Республикада туризм үсешенә Радий Хәбиров ярдәме белән булдырылган "Башкортстан озын гомерлелеге", мәктәп һәм сәнәгать туризмы программалары ярдәм итә.
Күптән түгел Дүртөйле җирле оешмасының Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте Чакмагыш районы сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән берлектә күрү сәләте буенча инвалидлар өчен ачык һавадагы «Бабай утары» музей-этнография комплексына экскурсия оештырылды. Чара Сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы чикләрендә узды.
“Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак”, - ди халык мәкале. “Бабай утары”нда безнең күз алдыбызда табигатьнең гаҗәеп матур почмагы ачылды: сул якта, амфитеатр сыман (сүз уңаеннан, анда тамашачылар өчен эскәмияләр дә урнаштырылган), биек тау, бераз түбәнрәк тигез алан, аның артында гаҗәеп матур ылыслы урман, һавада нарат исе аңкып тора. Сул якта агачлар белән әйләндереп алынган көзге сыман кечерәк кенә буа ялтырый, чак кына арырак җил тегермәне. Бер сүз белән әйткәндә, оҗмах почмагы инде, кошлар сайрый, аяк астында хәтфә үлән, чәчәкләр! Без экскурсоводның XVII гасырдагы татар халкының көнкүреше, каркас-читән йорт, шул чорның йорт кирәк-яраклары турындагы мавыктыргыч итеп сөйләвен авызыбызны ачып тыңладык. Шулай ук без XX гасырда йортларны саман кирпечтән төзүләре, аны балчыктан һәм саламнан ясаулары турында, бу материалдан төзелгән өйдә җылының озак саклануы турында белдек.
Ниһаять, XX гасыр экспонатлары. Алар күп кенә ветераннарга таныш булып чыкты – тәүдә салам түбәле, соңрак шифер яки калайдан салынган алты стеналы бура өе. Өйгә кергәч, без табигый, экологик чиста ис килеп торган бүрәнә стеналарга кагылып карадык. Сәяхәт барчабызга да бик ошады, матур ял минутлары, яхшы кәеф, онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте. Әлеге матур сәфәрне оештыручы районы хакимиятенә рәхмәт белдерәбез”, – диде Чакмагыш районы инвалидлар җәмгыяте рәисе, җәмәгатьчелек фикере лидеры @Юлия Гайнислам кызы Хәкимова.