ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 август 2024, 09:35

Балаларга юл хәвефсезлеге турында

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – без,өлкәннәрнең, төп бурычларыннан берсе булып тора. Җәйге уку залы эшчәнлеге чикләрендә Үрнәк авылы китапханәсе территориясендә ачык һавада юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләренә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде.

Балаларга юл хәвефсезлеге турындаБалаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында

 Чара барышында балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен, аларның нинди төрләре булуы турында белделәр, аның төсләренең нәрсә аңлатканын искә төшерделәр. Андрей Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы ярдәмендә чарада катнашучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, пассажирлар һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләрне кызыксынып тикшерделәр, юл билгеләрен карадылар. Балалар юл аша ничек дөрес чыгарга, «яткан полицейский» нәрсә икәнен һәм ни өчен аны шулай атауларын белделәр. Шулай ук алар транспорт, юл хәрәкәте турындагы табышмакларны актив чиштеләр, шәһәр урамнары аша ничек чыгарга һәм бу җәһәттән светофорның ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Кызлар һәм малайлар өчен «Светофорик белән сәяхәт», «Светофор киңәшләр бирә» һәм башка танып-белү уеннары да әзерләнгән иде.

Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Балаларга юл хәвефсезлеге турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас