+24 °С
Яңгыр
Фестиваль чикләрендә төрле номинацияләр буенча конкурслар үткәрелде. Тозлыкуш авылы модельле мәдәният йортының «Ахирәтләр» татар халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Ләйсән Фәрит кызы Яляева) берьюлы ике номинациядә: «Иң яхшы декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре» һәм «Иң яхшы халык коллективы» номинацияләрендә катнашып, җиңүче булды. Ансамбль үзенең казанышлары өчен дипломнар белән бүләкләнде. Коллективны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!