ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 август 2024, 07:10

Киңәшле эш – уңышлы эш

Район җитәкчеләренең һәм махсус хезмәтләр вәкилләренең авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән чираттагы очрашулары Үрнәк авыл биләмәсенә караган Аблай һәм Үрнәк авылларында үтте.

Киңәшле эш – уңышлы эшКиңәшле эш – уңышлы эш
Киңәшле эш – уңышлы эш

Аларда муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район Советы рәисе, Русия Социаль фонды бүлегенең Башкортстан Республикасы Чакмагыш районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Ләйсән Раул кызы Мостафина, муниципаль район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы кызы Шакирова, Үрнәк авылында үткән җыелышта җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, махсус хезмәтләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, авыл биләмәсе депутатлары, авыллар старосталары, биләмәдә эшчәнлек алып баручы оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыллар халкы катнашты. Чараларда махсус хезмәтләр вәкилләре тарафыннан шушы авылларда яшәүчеләр белән телефон мошенникларына каршы тору, балигъ булмаган балалар тарафыннан мототранспортка идарә итү канунияте таләпләрен бозуларны кисәтү һәм моның өчен үсмерләргә, аларны тәрбияләү буенча үз бурычларын җиренә җиткереп үтәмәгән ата-аналарга карата административ җаваплылык чаралары, янгыннарны кисәтү, сәламәтлек саклау, халыкка медицина ярдәме күрсәтү, пенсияне индексацияләү, хаклы ялга чыгу кагыйдә-таләпләре турында аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Җыелышларда катнашучылар район җитәкчеләренә һәм махсус хезмәтләр вәкилләрен үзләрен борчыган сорауларны җиткереп, аларга анык җаваплар алдылар.

Киңәшле эш – уңышлы эш
Киңәшле эш – уңышлы эш
Киңәшле эш – уңышлы эш
Киңәшле эш – уңышлы эш
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас