Районыбыз дин әһелләренең үзара җыелып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әйләнде. Бу юлы мондый чара Рапат авылы мәчетендә үтте. Анда район имам-мөхтәсибе Файзулла хәзрәт Котлыев, район имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод хәзрәт Касыймходжаев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, Рапат авылы биләмәсе башлыгы Ләбибм Мазһар улы Гомәров, имамнар катнашты.
Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә Рапат авылы мәчетенең мәсьәләләрен, проблемаларын, тәкъдимнәрен карау, Имәнлекул, Аблай, Яңа Коты авыллары мәчетләренә имам-хатыйблар билгеләү, мәхәллә документларын әзерләү, гошер сәдакасы җыю, мәчетләрнең җылыту сезонына әзерлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
Чара ахырында сорауларга тулы җаваплар бирелде. Районыбызда дини эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, чыннан да, мондый җыелышлар олы әһәмияткә ия. Аарның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел, вәгазьләнү, гыйлем алу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү өчен дә бик мөһим.